Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәет Байбуринны Казакъстанга озатканнар


Имам Сәет Байбуринны иминлек оешмасы вәкилләре яшерен рәвештә Казакъстанга илткән.

Быел апрель аенда төрмә җәзасына хөкем ителгән Сәет Байбурин, Башкортстан югары мәхкәмәсе карары белән, 14 ноябрьдә Уфадагы колониядән чыгарылырга тиеш иде. Ләкин ул көнне Сәет хәзрәт гаип булды. Аның кайда икәнлеген хатыны да, башка туганнары да белми иде. Имамның җәмәгате Флүрә ханым “Азатлык”ка әңгәмәсендә имамның азат ителәсе көнне иртәсендә үк федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан колониядән алып чыгып кителүен әйткән иде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Сәет хәзрәтне иминлек оешмасы хезмәткәрләре, иртәнге сәгать биштә үк, машинага утыртып алып чыгып киткән һәм Казакъстан чигенә кадәр алып барып, күрше дәүләтнең чик сакчыларына һәм иминлек оешмалары хезмәткәрләренә тапшырган. Бу хакта телефоннан элемтәгә чыгып, Сәет хәзрәт үзе гаиләсенә хәбәр иткән.

Хәзрәтнең Казакъстанга озатылуы сәбәбе гади. Сәет Байбурин 2003 елда Казакъстаннан Уфага күчеп килә. Шулай да ни өчендер, аңа һаман да Русия ватандашлыгын бирмиләр. Һәм алай гына да түгел, Уфада аны былтыр кулга алалар һәм төрле гаепләр тагып мәхкәмәгә тарталар. Сәет хәзрәтнең адвокаты аның гаепсез булуын югары мәхкәмәдә исбат итә алгач, 14 ноябрьдә ул иреккә чыгарылырга тиеш иде. Ләкин ни сәбәпледер, иминлек оешмасы вәкилләре аны яшерен рәвештә Казакъстанга илтеп тапшырган булып чыкты.

Әле имамның язмышы турында белү өчен, без аның җәмәгате Флүрә ханымның фатирына шалтыраттык. Әмма телефонны алган башка бер хатын-кыз аның Казакъстанга ире янына китүен әйтте. Шулай итеп, әлегә өстәмә хәбәр алып булмады. Алдагы программаларда бу хәлгә ачыклык кертергә тырышырбыз.
XS
SM
MD
LG