Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиягә чираттагы йөк


Җомга көнне Башкортстаннан Көньяк Осетиягә чираттагы ярдәм йөкләре озатылды.

Әлеге йөкләрне Русиянең “Кызыл Хач” оешмасының Башкортстан бүлеге хезмәткәрләре әзерләде. Шушы оешманың Уфадагы башлыгы Юрий Смирнов әйтүенчә, бу юлы сугыштан зыян күргән төбәккә җылы өс киемнәре һәм аяк киемнәре тупланган.

Ярдәмнең гомум күләме 600 мең сум чамасы тәшкил итә. Уфадан барган ярдәм әйберләрен “Кызыл Хач” оешмасының Көньяк Осетия бүлеге хезмәткәрләре бүләчәк.

Моңа кадәр дә Башкортстаннан Көньяк Осетиягә өч тапкыр ярдәм йөкләре җибәрелгән иде инде.


XS
SM
MD
LG