Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев һәм Буш пиратларга каршы бергәләп көрәшергә килеште


АКШ һәм Русия президентлары Буш һәм Медведев Лимада узган очрашу вакытында бергәләп сомали пиратларына каршы көрәшергә карар кылды.

Очрашуда катнашкан Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров хәбәр итүенчә, шулай ук Американың ракета җиһазларын урнаштыру турындагы сөйләшүне декабрь аенда уздыруга килешенгән.

Ике президент та төрле фикер каршылыклары булуга карамастан, Кушма Штатлар һәм Русия арасындагы хезмәттәшлекне уңай бәяләде.

Буш һәм Медведев Перу башкаласы Лимага Азия-Тын Океан Икътисади Хезмәттәшлек саммитында катнашырга килде.
XS
SM
MD
LG