Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халидә Бигичева фонограммага каршы


Халидә Бигичева
Халидә Бигичева

Себер ягы шәһәрләре буйлап гастрольгә чыккан “Изге ай” ансамбле Омскида да тукталды һәм “Тип йөрәгем, туктама” дигән яңа концерт программасын тәкъдим итте.

Омскига кадәр ансамбль Чиләбе, Төмән шәһәрләрендә чыгыш ясады. Омскидан соң Новосибирскига юл тотты.

Әйтергә кирәк, омскилылар “Изге ай” ансамблен яхшы беләләр. Моннан 11 ел элек бу төркем шәһәрнең җәмигъ мәчете ачылу тантанасына килгән иде. Тантанага багышланган концертта чыгыш ясап, җырчылар тамашачыларның мәхәббәтен яулап киткән иделәр. Бу вакыйгадан соң 11 ел вакыт үтеп китте. Әмма тамашачы “Изге ай” ансамблен онытмаган икән, концертка халык күпләп килгән иде.

Тамашачылар артистларны җылы каршыладылар, һәр чыгышны кайнар алкышларга күмделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Концерт барышында ансамбльнең йөзек кашы – танылган җырчы Халидә Бигичева янына килеп, рәхмәт әйтүчеләр дә булды.

“Изге ай”ның концерт программасы асылда татар халык җырларыннан һәм ансамбльнең җитәкчесе Равил Кузнецов иҗат иткән җырлардан төзелгән иде. Халидә ханым тамашачының моңлы җырларны аеруча яратып тыңлауларына игътибар иткән. “Күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре күренде”, ди ул.

Халидә ханымның репертуарында абыйсы – Хәйдәр Бигичевка багышланган бүлек тә булды. Омскида узган концерт Хәйдәр Бигичевның якты дөньядан китү көненә туры килде. Халидә ханым бу хакта тамашачыларга да белдерде. “10 ел вакыт үтеп китте, әмма күңелләрдәге югалту әчесе кимеми. Җырларым абыем рухына дога булып барып җитсен иде”, диде. Абыйсына багышланган җырларны Халидә ханым аеруча хисләнеп башкарды. Әмма аның фикеренчә, бу җырларга салынган мәгънәнең тирәнлеген күп кеше аңлап бетерми.

Халидә ханым концерт барышында, тамашачы белән якыннан аралашып, үзенең кайбер фикерләрен дә белдерде. Кайбер артистларның концертларда фонограммага җырлауларын хупламавы турында да әйтте. “Оялмыйча, ничек инде фонограммага авыз ачып торырга була? Без бервакытта да фонограмма кулланмыйбыз, барлык концертларда да үз тавышыбыз белән җырлыйбыз. Ходай тавышыбыздан аермасын”, диде.
XS
SM
MD
LG