Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финанс кризисы. Акча күчерүләр кими


Прага кунакханәсендә эшләүче узбәк ханымы
Прага кунакханәсендә эшләүче узбәк ханымы

Дөньяда миллионлаган кеше чит илләргә барып эшләргә мәҗбүр, казанган акчаларын алар үз илләрендә калган гаиләләренә җибәрә. Финанс кризисы сәбәпле бу акчалар кимергә мөмкин.

36 яшьлек тарих укытучысы Гөлбаһор бүгенге көндә Прага кунакханәсендә хезмәтче булып эшли. Үзбәкстанда калган әнисенә һәм туганнарына ай саен акча җибәрә.

"Мин аларның ач калуын теләмим, - ди ул, - ни генә булмасын, ай саен акча җибәрәм. Western Union аша, 500 доллар."

Гөлбаһор ханым Үзәк Азия һәм Көнчыгыш Европа илләреннән башка илләргә китеп, эш эзләгән миллионлаган кешеләрнең берсе.

Көнчыгыш Европалылар, әйтик, молдованнар Көнбатыш илләргә барса, Үзәк Азия кешеләре беренче чиратта Русиягә агыла. Татарстан йә Башкортстанда да, базарда йә төзелеш эшләрендә Үзәк Азия кешеләре гадәти күренеш.

Хәзер Русиядә 12 миллион чамасы мөһаҗир бар дип санала. Бу күрсәткеч белән ул Кушма Штатлардан соң икенче урынга чыкты.

Берләшкән Милләтләр мәгълүматына караганда, дөньяда барлыгы 190 миллион чамасы кеше туган җиреннән читтә яши. Шуның 40 миллионы рөхсәтсез.

Дөнья банкы мәгълүматына караганда, шушы елда гына мөһаҗирләр үз илләренә 283 миллиард доллар акча җибәргән. Кайбер илләр өчен бу шактый зур акча. Таҗыкстанда узган ел читтән җибәрелгән акчалар бюджетның 45% тәшкил иткән, Молдовада – 38%.

Әммә белгечләр әйтүенчә, дөньядагы финанс кризисы аркасында читтән җибәрелгән акчалар күләме кимергә мөмкин.

Мөһаҗирләр эш эзләп барган Европа илләре, шул исәптән, Русия дә, хәзерге вакытта кризис кичерә, анда үсеш кими, эшсезлек арта.

Халыкара валюта фонды фаразына караганда, киләсе елда Русиядә үсеш көтелгән 6.5% урынына ни бары 3.5% булачак.

Сәнәгатьнең күп кенә тармакларында, шул исәптән, мөһаҗирләргә эш таэмин итүче төзелеш тармагында, эш урыннары кимер дип көтелә.

Нәтиҗәдә мөһаҗирләр үз илләренә җибәргән акча күләме дә кими.

"Читтән килгән акча күләме кимеде, - ди Кыргызстанның икътисади үсеш һәм сәүдә министры Акылбәк Жапаров. – Русиядә эре төзелеш ширкәтләре 30% эш урыннарын кыскартты, киләсе елда тагын 50% кыскартмакчы."

Дөнья банкы хисабына караганда, финанс кризисы нәтиҗәсендә киләсе елда илдән-илгә җибәреләсе акчалар күләме 6% кимиячәк.

Моннан тыш, кризис аркасында кунак эшчеләр тирәсендәге киеренкелек тә көчәергә мөмкин. Эш эзләп килүчеләр эшләрен югалтып, рөхсәтсез мөһаҗирләр санын тагы да арттырачак.
XS
SM
MD
LG