Мәгълүм булганча, 2008 ел Русиядә гаилә елы буларак игълан ителде. Ел әйләнәсендә гаилә елына багышланган чаралар Омскида да оештырылды. Татар оешмалары андый гамәлләрдән читтә калмады. Татарлар тупланып яшәгән авыл-районнарның күпчелегендә гаиләгә багышланган чаралар уздырылды. Узган шимбә көнне өлкә үзәгендә яшәүче татарлар өчен “Гаиләм – минем терәгем” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә “Дуслык йорты” бинасында үтте, аның төп оештыручылары Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте активы булды.
Чара “Дуслык йорты”ның фойесында чәй өстәле артында иркен аралашу һәм бәйрәм рәвешендә үтте. Кичәне мохтарият рәисе Гафия Алеева ачып җибәрде.
Аннан соң Гафия ханым гаиләнең кеше тормышында тоткан урыны, әһәмияте турында сөйләде, татар гаиләсе булдыруның зарурлыгына басым ясады. Кичә барышында гаиләгә багышланган җырлар башкарылды, шигырьләр укылды.
Алып баручы Гөлнара Макаревич кичәгә килгән гаиләле парлар белән таныштырды, алар арасында уеннар, шаян бәйгеләр оештырды. Татар гаиләләре арасында җомга көнне генә никахлары булган яшь гаилә дә бар иде. Яшьләрне – Эльмира Муллабакиева белән Альберт Әхмәтовны яңа тормышка аяк басулары белән котладылар, кечкенә булса да бүләк тә тапшырдылар.
Абыйлы-энеле Гафаровлар гаиләләре – Ризван белән Гөлфирә һәм Гыйлфан белән Юлия берникадәр үзләре турында сөйләп үттеләр. Гафаровлар татарлыкны саклап калу өчен үз милләтең кешесе белән гаилә корырга кирәк дип саныйлар.
Хатының урыс булса тамырың, телең бетә, әнием – үз татарың кирәк дип әйтә торган иде, ди Гыйлфан Гафаров.
Гаиләдә бирелгән тәрбия, ата-ана, әби-баба нәсыйхәте алган Гафаровлар кичәгә уллары һәм киленнәре белән бергәләп килгән иде.