Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская мәхкамәсендә гаепләүчеләр чыгыш ясый


Журналист Анна Политковская эшен караучы мәхкамәдә дәүләт гаепләүчеләре үзләре туплаган дәлилләр белән таныштыра.

Бүген мәхкамәдә Политковская яшәгән йортның керешендәге видеокамера язмасы күрсәтелде.

Гаепләүчеләр белдерүенчә, Политковскаяны күзәтү берничә көн дәвам иткән, ул 24 секунд эчендә үтерелгән.

Бүген мәхкамәдә Политковскаяның улы һәм кызы Илья белән Вера да шәһадәтлек кылды.

Алар әйтүенчә, Политковскаяга үлеменә кадәр 5 ел буе үлем белән янаулар килгән. Ул янаулар аның журналист эшчәнлеге белән бәйле булган.
XS
SM
MD
LG