Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрәләр башкорт телен өйрәнә


Башкортстанның саф татар төбәге булган Шаран районында дәүләт хезмәтендәге түрәләргә башкорт теле өйрәтелә башлады.

Әлеге башлангыч Башкортстанда дәүләт телләре буларак кабул ителгән башкорт һәм урыс телләрен өйрәнү максатында оештырыла, дип хәбәр ителде. Шушы укуларга райондагы җитәкче урыннарда төрле дәрәҗә вазифалар биләүче башка милләт вәкилләре, ягъни мәсәлән татарлар белән урыслар җәлеп ителә икән.

Әле районда башкорт телен беренче төркемгә кабул ителгән 30 түрә өйрәнә. Алар район хакимияте бинасындагы бер бүлмәдә атнасына икешәр сәгать сабак ала. Уку бер ел дәвам итәчәк һәм “сакаллы” шәкертләр уку елы азагында имтихан тапшырачак икән. Имтихан бирә алмаучылар икенче елга калдырыладырмы, ул хакта хәбәр ителми.
XS
SM
MD
LG