Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мунчаларны да Мәскәү ала


Уфа үзәгендә Парк биләмәсе дигән урындагы резиденция биналары “Башнефть” ширкәтенә 49 елга арендага тапшырылачак, дип көтелә.

Мәгълүм булуынча, “Башнефть”нең күпчелек акцияләре яңа гына федераль милектәге “Система” холдингына сатылган иде. Димәк, Уфа үзәгендәге резиденция биләмәләре дә Мәскәү тарафлары файдалануына күчәчәк булып чыга.

Парк биләмәсе дип аталган ял итү урыны, югары дәрәҗәле кунаклар өчен дип, туксанынчы еллар азагында, төзелгән иде. Анда заманча коттеджлар, ял итү үзәге, ресторан, бассейн һәм зур мунча бар. Бу затлы ял төбәгендә Уфада берничә ел элек ил президенты Владимир Путин да кунак булып киткән иде.

Кунакханә төбәген тоту хәзерге кризис чорында күрәсең, республика бюджетына кыйммәткә төшәдер, шуңа да аны хәзер күбрәк Мәскәү карамагына күчерелгән “Башнефть” ширкәте җилкәсенә салырга уйлаганнардыр.
XS
SM
MD
LG