Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт улы иде, дип искә алдылар


Ирек Диндаров. 1994 ел.
Ирек Диндаров. 1994 ел.

Чаллыда татар телендә сөйләүче беренче радионың баш мөхәррире Ирек Диндаровны искә алдылар.

1989 елда Чаллыда Татарстан радиосының бүлеге ачылы. Ул Чаллыда татар телендә сөйләүче беренче радио була. Аңа баш мөхәррир итеп Ирек Диндаров билгеләнә. 1990 елларда әлеге радио милли рухтагы тапшырулары белән Чаллы татарлары арасында дан казана. Татар тормышын яктырткан радио озын гөмерле булмый, аның җитәкчесе Ирек Диндаров 46 яшендә 1999 елда вафат була. Шушы көннәрдә Ирек Диндаров истәлегенә Чаллының үзәк китапханәсендә махсус кичә уздырды. Анда Ирекнең туган ягы – Норлат шәһәреннән абыйсы Илдус, сеңлесе Гөлсинә, күпсанлы туганнары, укучылар, язучылар җыелды.

90-нчы еллар радиожурналисты, язучы Факил Сафин Диндаровны болай дип искә алды:

“Чаллыда милли хәрәкәт үзенчәлекле булды. Халыкның үзаңын, милли хисләрен уятуда Ирек Диндаров җитәкләгән радио зур өлеш кертте”.

“Ирек бик иртә китте. Бүгенге кичә аның рухи батырлыгына кечкенә бер һәйкәл булыр. Ул кеше, милләт өчен кайгырды һәм шул кайгыру аны арабыздан алып китте”, диде Айдар Хәлим.

Язучы Мансур Сафин, китапханә хезмәткәре Роза Хәмидуллина Ирек Диндаров белән хезмәттәшлек елларын зур сагыну белән искә алды.
XS
SM
MD
LG