Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәхнәгә “Люстра”ны элделәр


Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге татар дәүләт драма театры коллективы яңа премьера әзерләп бетерде.

Туймазылылар тагын да Татарстан драматургы әсәренә мөрәҗәгать итте. Бу юлы алар яшь татар драматургы Илгиз Зәйниевның “Люстра” пьесасын сәхнәләштерде. “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә махсус бүләккә лаек булган шушы комедияне яшь режиссер, Фәрит Бикчәнтәевның укучысы Альберт Гаффаров зур канәгатьләнү белән сәхнәгә куйды.

Яңа премьераны артистлар беренче тапкыр тамашачылар хозурына 29 ноябрь көнне чыгара.
Туймазы театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов әлеге әсәрне югары бәяләде.

“Яшь татар драматургы Илгиз Зәйниевның “Люстра” әсәре нигезендә куелган бу премьераның да тамашачыларыбыз тарафыннан җылы кабул ителәчәгенә шикләнмибез. Яшь кенә булса да, Илгиз Зәйниев тирән мәгънәле, уйландыра торган әсәр иҗат иткән. Ә инде әсәрнең сыйфаты ул спектакльнең ярты уңышы дигән сүз”, диде ул.
XS
SM
MD
LG