Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшада климат үзгәреше турында сөйләшәләр


Польшаның Познань каласында климат үзгәрешләренә багышланган БМО җыены ачылды. Конференциядә төрле илләр вәкилләре, экологлар, белгечләр, барлыгы 190 илдән 9 меңләп кеше катнаша. Җыенны ачып, Польша премьер-министры Дональд Туск, "финанс кризислар элек тә булган һәм булачак, әмма икътисади вазгыятькә карамастан климатны кайгыртырга кирәк," дип белдерде.

Җыенда Польшаның тирә-як мөхит министры Януш Залевский рәислек итә, аның сүзләренә караганда, җыенның максаты - бөтен илләрне япма газларны киметергә чакыру. Кайбер илләр инде су басудан куркып үз ватандашлары өчен җир эзли башлаган. Тирә-якны саклаучылар сүзләренә караганда, климатның җылынуы аркасында кайбер утрау-дәүләтләр тулысынча су астына китәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG