Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть бәясе төшкәч


Читкә сатылучы нефть һәм газ акчасыннан көч туплаган Мәскәү Кирмәне икътисадый кризис чорында төп игътибарын сәясәткә юнәлтә.

Моңарчы Русия җитәкчеләренең көче нефть бәясеннән тора, нефть бәясенең кисәк төшүе Русиядә хакимияттә утыручыларның да көчен алачак дип санала иде. Август аеннан бирле нефmь үз бәясенең өчтән икесен югалтты. Русия хакимияте өчен бу нәрсәне аңлата?

Кремль тирәсендә тагын 1986 ел өрәге йөри. 1985 ел ахырында мичкәсе 30 доллар торган нефть бәясе 1986 ел уртасына 10 долларга гына калды. Нәтиҗәдә совет икътисады көчсезләнде һәм бу 5 елдан Советлар Берлегенең таркалуын тизләтергә ярдам итте.

Бу елның августында мичкәсе 150 долларга якын бәяләнгән нефmь хәзер 50 доллардан чак кына артыгракка сатыла. Бу хәл Русиянең сәяси элитасын шактый пошаманга салды.

2008 ел икенче 1986 ел була аламы?

Русиядә сәяси тотрыксызлык башланырга тора дип әйтергә әле бик иртә. Русия таркалырга тора дип фаразлаучылар да күренми. Әмма элекке дәүләт департаменты рәсмие, хәзер Брукиңс институты җитәкчеләренең берсе Стивен Пайфер керемнәрнең кисәк кимүе хакимиятнең нигезен дә шактый какшатырга мөмкин ди.
Стивен Пайфер

Нефть һәм газ акчасы агып торганда Русия хөкүмәтенең акчасы тормыш шартларын яхшыртырга җитә иде. Үз икътисадый шартларында күпчелек халык өчен иң мөһиме шул булгандыр. Нефть һәм газ керемнәре кимегәч исә хөкүмәт ни эшли ала дигән сорау күтәрелә," – ди Пайфер.

Әмма Владимир Путин системасын майлап тору өчен кулланылган нефть долларлары кимү белән бу системаның шыгырдый башлавы ишетелә.

Төбәк җитәкчеләре Мәскәү белән ачыктан ачык каршылыкка керә, Мәскәү кирмәнендә утыручыларның анда калуын озайту өчен конституция үзгәртелә.

Русия авыр көннәргә дип 2 тотрыклылык фонды булдырган иде. Берсе 200 миллиард доллар чамасында булса, икенчесендә 450 миллард доллар күләмендә чит ил акчалары бар. Әмма чит ил валютасы тупланмалары август аеннан бирле өчтән бергә кимеде инде. Августта ул 600 миллиард доллар чамасы иде.

Русия икътисадының авыр хәлдә калуы һәр яктан күренә. Соңгы айларда Русиянең төп финанс базарлары 70 процентка төште. Камаз һәм Газ машина ясау ширкәтләре туктап тора.

Икътисадый проблемалар сәбәпле төбәкләрдә җирле хакимиятләрнең соңгы елларда беренче мәртәбә Мәскәүгә ризасызлык белдерүе күренә башлады.

Татарстанда хосусый нефть чыгаручылар, әгәр Русия хөкүмәте нефть бәяләре яңадан күтәрелгәнчегә кадәр аларны җитештерү һәм экспорт салымнарыннан азат итмәсә, нефть чыгаруны туктату белән янады.

Мәскәү шәһәр башлыгы Юрий Лужков төбәк башлыкларын турыдан-туры сайлау тәртибен кайтарырга чакырып Кирмәннең ачуын чыгарды.

Мәскәү Кирмәне төп игътибарны сәясәткә юнәлтә

Шуңа күрә Русия җитәкчеләренең икътисадый кризис вакытында төп игътибарны сәясәткә юнәлтүе, 1993 елда кабул ителгән конституцияне беренче мәртәбә үзгәртергә ашкынуы бәлкем гаҗәп тә түгелдер.

Русия парламенты президентлык мөддәтен 4 елдан 6 елга озайту турында конституцион үзгәрешне инде раслады. Президент Дмитрий Медведевның бу тәкъдиме гамәлгә керсен өчен хәзер аның төбәк шураларының икедән өчендә раслануы зарур.

Күп кенә күзәтүчеләр бу үзгәрешләр Русия икътисадый проблемаларга ныклап торып чумганчы премьер-министр Путинны яңадан президент кәнәфиенә кайтару өчен әзерләнә дип исәпли.
Дэвид Саттер

Һадсон институты җитәкчеләренең берсе, Русиядә җинаятьчел дәүләт төзелүе турында китап язган Дэвид Саттер "Төп мәсьәлә ришвәтләрнең кимүе нәтиҗәсе. Коррупция өчен түләргә акча кимегәндә, коррупция хисабына яшәүчеләр азрак акчага яшәргә риза булырмы яки үзара сугыша башлармы? Барлык тәҗрибә аларның үзара сугышачагын күрсәтә һәм бу хакимияттә бик зур киеренкелек тудырачак ди Саттер.

Аның әйтүенчә, прәннекләр кимегәндә хакимият камчыны ныграк кулланыр кебек. Әмма оппозициянең бик көчсезләнүен, халыкның соңгы дистә елдан артык чорда сәяси йокы хәлендә булуын искә алганда, алда торган икътисадый проблемаларның, сәяси көчсезлекнең илдә сәяси үзгәрешләр таләбенә китерәчәген әйтү әле мөмкин түгел.
XS
SM
MD
LG