Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җитәкчеләр хезмәткәрләрен тукмый


Башкортстанның Дүртөйле районының “Киров” хуҗалыгы башы Рәис Шакиров бер хезмәткәрен кыйнаган.

Әлеге хезмәткәр — Фирдәвес Шәрипов рөхсәтсез ике капчык мал азыгы алган булган. Рәис урынбасары моны күреп, Рәис Шакировка хәбәр иткән, анысы килү белән Фирдәвес Шәриповны тукмап ташлаган.

Тукмалучы каты тән яралары алып хастаханәгә мөрәҗәгать иткән, ләкин милиция хезмәткәрләре килеп аны милиция бүлегенә алып киткән һәм таныштырып та тормый ниндидер документларга кул куйдырган. Артабан мәхкәмә булган, карары әлегә билгеле түгел. Болар турында Фирдәвес Шәрипов хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG