Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия, Венесуэла хәрби диңгез күнегүләре башлады


Венесуэла һәм Русиянең хәрби диңгез көчләре 3 көн бергә күнегүләр үткәрәчәк. Күнегүләр су юлын өйрәнү, элемтә, коткару һәм саклану чараларыннан тора. Русиянең хәрби көймәләре салкын сугыш чорыннан бирле беренче тапкыр Латин Америкасы суларына керде. Узган атнада бу якларда булып киткән Русия президенты Дмитрий Медведев Латин Америкасы илләре белән элек булган мөнәсәбәтләрне кире кайтарырга теләвен белдерде.
XS
SM
MD
LG