Русия энергетика министры Сергей Шматко Татарстандагы энергетика тармагын тикшерү максатыннан рәсми сәфәргә килде. Сишәмбе ул Татарстан хөкүмәте вәкилләре белән бергә Казан ярминкәсендә узган энергетика күргәзмәсендә катнашты. Чәршәмбе республика президенты белән дә очрашты.
Энергияне саклап тоту максатыннан Татрастанда 2001-2006 елларга махсус программа да кабул ителгән иде. Җитәкчелек белдерүенчә, әлеге программа нигезендә бу елларда 4 миллион тонна шартлы ягулык янга калдырылган. Бу үз чиратында 6,7 миллиард сум табыш дигән сүз.
Президент белән очрашудан соң Русиянең энергетика министры Сергей Шматко Татарстан энергетикасы турында мондый фикер әйтте:
“Татарстанда энергетика мәсьәләләренең тиз вакыт эчендә уңышлы хәл ителүе мине гаҗәпләндерде. Биредә энергетиканы саклау максатыннан заманча технологияләр кулланалар. Хәзерге вакытта без Русиядә энергетиканы экономияләү максатыннан махсус федераль программа әзерлибез. Шуңа күрә Татарстан тәҗрибәсе безнең өчен бик мөһим”.
Миңтимер Шәймиев фикеренчә, республикада беренче чиратта эре сәнәгать оешмалары энергия белән тәэмин ителергә тиеш.
“Игътибарны Алабуга махсус икътисадый бүлгесенә, Түбән Камада яңа төзеләчәк нефть эшкәртү корылмасына юнәлтергә кирәк. Шулай ук без 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиаданы да истән чыгарырга тиеш түгел. Бу эшкә дә күп кенә энергия байлыклары сарыф ителәчәк”, ди республика башлыгы.
Миңтимер Шәймиев үз чыгышында Татарстанда күп еллар сүз барган Түбән Кама су саклагычында су биеклеген күтәрү мәсьәләсе турында да әйтте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә су биеклеген кирәк кадәр күтәрмәү сәбәпле Түбән Кама су электр станциясе өчтән бер көченә генә эшли. Финанс кризисы вакытында аның мондый җитештерүчәнлеге бер дә кулай түгел.
Ә су биеклеген күтәрү “Татэнерго” ширкәтенә зур табыш китерер иде. Чөнки Түбән Кама станциясе өчләтә күбрәк эшли башласа, табыш та өч тапкыр арта. Җитәкчелек фикеренчә, бу гамәл Татарстанда энергетикага бәйле проблемаларны бетерер иде. Әлегә моңа каршы булучылар да бар.
Су күтәрү фаҗигага китерәчәк
1963 елда Түбән Кама электр станциясен төзегәндә үк, андагы су тирәнлеге 68 метр булачак дип каралган. Күп еллар бу станциядә Чулманның суы 62 метр булып торды. Соңгы берничә елда гына 63 метрга күтәргәннәр. Әмма экологлар бу гамәлнең табигатькә зур зыян китерүе турында бүген дә сөйли. Суны 68 метр биеклеккә күтәрү исә, алар фикеренчә, бик зур фаҗигага китерәчәк.
Удмуртия, Башкортостанның кайбер районнары, Татарстанның Әгерҗе районы су астында калачак. Су күтәрелә калса Татарстан зыян өчен Башкортостанга 30 миллиард, Удмуртиягә 20 миллиард сум бирергә тиеш булачак. Шуңа күрә, икътисадчылар да, су биеклеген күтәргәнче бәлки, энергияне янда калдыруның башка юлларын да табырга мөмкиндер ди.
Бүген су биеклеген күтәрү турында ачыктан-ачык сөйләшүләр алып барылмаса да, президентның бу мәсьәләне искә алуы кайбер белгечләрне борчуга салды. Чөнки Шәймиев беркайчан да теге, яисә бу фикерне тик томалдан гына әйтми, ди алар.
Финанс кризис вакытында Татарстан беренчеләрдән булып энергия саклау мәсьәләсе белән борчыла башлады. Республика җитәкчелеге бу проблеманы чишү юлларын эзли.