Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берүк җенесле мәхәббәт мөфтинең ачуын чыгарган


Пермь мөфтие Мөхәммәдгали Хуҗин монополиягә каршы идарәгә кием рекламасына каршылык белдереп хат җибәргән.

"Дини кешеләрне шәһәрләребез урамнарына куелган, кайбер табиплар тарафыннан рухи авыру дип саналган кешеләрнең әһлаксыз кием рекламасы мыскыл итә," диелгән хатта.

Реклама такталарының берсендә әлеге ширкәт киемен кигән ике яшь кыз бер берсенә "артык" якын тора. Мөфти, мондый рекламалар "яшь буынны азындыра" һәм "Пермь халкы вә шәһәр кунакларының дини хисләрен мыскыл итә", дип, "гаепле булганнар канун нигезендә җавап тотыр" дигән өмет белдерә.

Мөселман руханиләре берүк җенесле мәхәббәт мәсьәләсендә православлар белән кискен тискәре карашта тора. Моңа кадәр һомофобик белдерүләре белән Түбән Новгородның элекке мөфтие Гомәр хәзрәт танылган иде.


XS
SM
MD
LG