Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авылда да мәдәният үсешенә акча эшләргә мөмкин


Омски өлкәсендә татар оешмалары, үзешчән сәнгать коллективлары бүгенге көндә бер-бер артлы 10, 15, 20 еллык юбилейларын билгелиләр.

Агымдагы елның язында Усть-Ишем район үзәгендә эшләүче “Чишмә” халык ансамбле 15 еллыгын бәйрәм иткән иде. Бу көннәрдә генә Тара районы Олы Уыш авылының “Дуслык” җыр ансамбле дә үзенең 15 еллыгын билгеләде. Кичәне алар “Уышым” дигән җыр белән ачып җибәрделәр.

Соңгы елларда татар мәдәнияте үсеш ала барган бу авылда асылда урта яшьләрдәге хатын-кызларны берләштерүче әлеге “Дуслык” ансамбленнән башка тагы 3 татар үзешчән сәнгать коллективы эшләп килә. “Рузалина” җыр ансамблендә кызлар - өлкән сыйныф укучылары, “Кояш” балалар коллективында 5-8 сыйныфларда укучы кызлар, “Сәлам” егетләр ансамлендә яшүмерләр шөгыльләнә. Өлкән апаларын – “Дуслык” ансамблен тәбрикләп алар бергәләп туган көн җырын башкардылар.

“Дуслык”ны бәйрәмнәре белән котларга Тарадан район хакимияте башлыгы урынбасары Надежда Оскаленко, мәдәният бүлеге хезмәткәре Любовь Винокурова, “Нур” ансамбле, Омскидан өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни мөхтәриятләре вәкилләре килгән иде. Тәбрикләүчеләрнең һәммәсе дә ансамбльгә матур җырлар, уңышлар, озын иҗат юлы һәм башка теләкләрен юллап, авыл җирендә вакыт табып шулай эшли алулары өчен рәхмәтләрен дә белдерделәр.

Ансамбльгә йөрүчеләр әлбәттә гаиләләре ягыннан хуплау табалар. Авыл китапханәсе мөдире Әминә Вәлиеваның тормыш иптәше Шәрәфетдин әфәнде: “Өйрәндек инде, 15 ел үтте, өй эшләрен дә өлгерә, гаиләгә авырлык китерми”, ди хатыны турында.

Оскаленко hәм Гөлнур (уңда)
Олы Уышның “Дуслык” ансамбле эшчәнлеге авылның мәдәният йорты эшчәнлеге белән бергә бара. Мәдәният йорты килеп керүгә чисталыгы, пөхтәлеге белән күзгә ташлана. Сәхнә, тамашачы залы матур бизәлгән. Клуб мөдире Гөлнур Рахмангулова үзе дә “Дуслык” ансамблендә җырлый. Гөлнур ханым белән булган әңгәмәдә аларның күп эшләр башкаруы, клубны яхшы хәлдә тотарлык акча эшли алулары ачыкланды.

“Түләүле чаралар үткәрәбез, яшьләр өчен кичәләр, өлкәнрәкләр өчен дә бәйрәмнәрдә генә түгел, болай гына да кичәләр оештырабыз, сорыйлар, чөнки авылда башка ял урыннары юк. Туйлар да монда үтә. Быел 64 мең сум акча эшләдек. 3 компьютерыбыз бар, DVD, фотоаппарат алдык”, ди Гөлнур ханым.

“Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигәннәр борынгылар. Гөлнур Рахмангулова клуб мөдире булып эшли башлагач әкренләп, 10 ел дәверендә ирешелгән уңышлар бу.
XS
SM
MD
LG