Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ тагын өч елга Гыйракта кала


Гыйракның президент шурасы АКШ белән килешү раслады. Бу килешүгә күрә американ гаскәрләре 2011 елның ахырына Гыйрактан китергә тиеш.

Гыйракта американ гаскәрләре статусы турында бу каршылыклы документны Гыйрак парламенты берничә ай бәхәсләрдән соң ноябрь ахырында раслады. Шуннан соң аны президент шурасы имзаларга тиеш иде.

Гыйракның президент шурасына президент Җалал Талабани, чыгышы белән көрд, һәм ике вице-президент керә – берсе сөнни, икенчесе шигый. Бу өчлек килешүне пәнҗешәмбедә имзалады. Моннан тыш тагын Кушма Штатлар белән стратегик хезмәттәшлек килешүе имзаланды.

Рәсми Вашингтон Багдадтан килгән бу хәбәрне куанып каршы алды. Президент Георге Буш реакциясен Ак йорт сүзчесе Дана Перино җиткерде:

"Без әлбәттә бу ике килешүнең раслануына шатландык. Бу килешүләр безнең Гыйрак белән мөнәсәбәтләрне билгели, аларга ныклы нигез бирә, Гыйракның соңгы елларда ирешкән демократик казанышларын ныгыта."

Президент шурасы сәркәтибе Насыр Әл-Ани сүзләренчә, шура парламент раслаган өлгегә бер үзгәреш тә кертмәгән.

Американ гаскәрләренең Берләшкән Милләтләр мандаты шушы елның ахырында чыга. Яңа килешү аларга тагын 3 ел вакыт бирә.

Бу килешүгә күрә американ гаскәрләре 2011 елның ахырына Гыйрактан китергә тиеш. Халык күпләп яшәгән төбәкләрдән аларның киләсе елның уртасына китүе каралган.

Парламентта раслау вакытында хөкүмәт шушы елның 30 июленнән дә калмыйча бу килешү мәсьәләсендә референдум үткәрергә ризалашты.

Ак Йорт вәкиле сүзләренчә, бу референдум нинди генә нәтиҗә бирмәсен, Гыйракта иминлек һәм демократия урнашкан саен американ гаскәрләре аннан китә барачак.

"Гыйрак мөстакыйль дәүләт, референдумга теләсә нинди мәсьәлә чыгара ала. Ләкин әгәр аларның җитәкчеләре бу килешүне имзалаган икән, димәк алар тагын күпмедер вакытка безнең ярдәмгә мохтаҗ."

Кушма Штатларның иминлек шурасы вәкиле Гордон Джондро сүзләренчә, президент Буш Гыйрак президенты Җалал Талабани һәм премьер-министр Нури Әл-Мәликигә, бу килешүне раслауда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдергән.

XS
SM
MD
LG