Accessibility links

Кайнар хәбәр

Mәскәүдә Алексий II белән хушлашалар


Мәскәүдә Гәйсә Мәсих чиркәвендә Русия православ чиркәү башлыгы Алексий II белән җәмәгатьчелекнең хушлашу йоласы дәвам итә. Аның гәүдәсе шушы чиркәүгә китерелде. Бу йола 3 көн буе дәвам итәчәк. Алексий II үзе теләгәнчә, Богоявление Соборында җирләнәчәк. Алексий II җомга иртән вафат булган иде.

Аның рухына багышланган укуылар Русия төбәкләрендәге чиркәүләрдә дә укылды.

Партиархының үлеменә карата кайгы уртаклашу хатлары Русия, АКШ, башка ил җитәкчеләре тарафыннан килде. Татарстан президенты да кайгы уртаклашты.
XS
SM
MD
LG