Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриарх вазыйфаларын метрополит Кирилл башкарачак


Метрополит Кирилл
Метрополит Кирилл

Изге Синод Рус православ чиркәве Патриархы вазыйфаларын башкаручы итеп Алексийдан соң "икенче кеше" дип саналган метрополит Кириллны сайлады.

Смоленски һәм Калининград метрополиты Кирилл, бу вазыйфада Русия православ чиркәве башлыгы сайланганчыга кадәр булачак. Бүген Изге Синод әгъзаләре гадәттән тыш җыеннарын үткәреп шул карарны кабул итте.

Низамнамә нигезендә вазыйфаларын башкаручы сайланганнан соң, ярты елга кадәр вакыт эчендә урынны багучы һәм Изге Синод Мәскәү һәм бөтен Русия патриархын сайлау өчен Православ чиркәүнең олы җыенын җыярга тиеш.

Метрополит Кирилл исеме чиркәү патриархы урынына дәгъва итәргә мөмкин 4 нәмзәт арасында аталган иде.
Күзәтүчеләр сүзләренчә, Беларуссиядәге православ чиркәвне җитәкләүче, Минский һәм Слуцкий митрополиты Филарет, Рус православ чиркәве Изге Синодының изгеләштерү комиссиясе рәисе, Крутицкий һәм Коломенский митрополиты Ювеналий, Мәскәү патриархатының тышкы чиркәү бәйләнешләре бүлеге рәисе, Смоленский һәм Калининград митрополиты Кирилл һәм Мәскәү патриархиясе эшләрен алып баручы, Калуга һәм Боровский митрополиты Климент патриарх урынына дәгъва итә ала.
Дүртесе дә Изге Синодның даими әгъзалары.

Кирилл Рус православ чиркәвендә еш кына "икенче кеше" саналды һәм аның эшчәнлеге, чыгышлары киңкүләм мәгълумат чараларында Алексийныкыннан да күбрәк яктыртылды.

Яңа патриарх олы җыенда сайланудан соң берничә көннән тантаналы рәвештә вазыйфага керешә.
XS
SM
MD
LG