Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтә


Бүген Русия мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Мәскәү җәмигъ мәчетендә бәйрәм вәгазе белән халыкка Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин мөрәҗәгать итте. Ул үзенең чыгышында икътисади кризис шартларында түземле булырга, Алла ярдәменә ышанычны югалтмаска чакырды. Баш мөфтий бу бәйрәм Русиядәге күпмилләтле халкы, кешечелек мирасының бер өлеше булып тора, дип әйткән.

Татарстан һәм Башкорстан мәчетләрендә дә гает намазы укылды. Төп бәйрәм намазы Кол Шәриф мәчетендә укылды. Аны Татарстан мөфтие урынбасары Рамил Юнысов алып барды. Ул да финанс кризисны икә алды. Шулай ук ул быелгы Корбан бәйрәменә Татарстан мөселманнарының Согуд Гарәбстаны бүләге, Кисбәне күрү мөмкинлеге барлыгы турында әйтте. Башкортстан мөселманнарына бәйрәм вәгазе белән Үзәк диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG