Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телегез әйткәнне колагыгыз ишетәме?


Рәис Шәйхелисламов һәм Ольга Артеменко
Рәис Шәйхелисламов һәм Ольга Артеменко

Милли мәгариф белгечләре милли һәм дәүләт телләрен укыту буенча төбәкара семинарда милләтләр язмышы турында бәхәсләште.

18 ноябрьдә Казанда Русия мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Дәүләт Думасы комитетларының киңәйтелгән утырышында укыту стандартларыннан милли төбәк компонентын төшереп калдыру тикшерелгән иде.

Очраклылар монда күренмәде

Узган шимбәдә Татарстан мәгарифне үстерү институтында шул ук темага төбәкара семинар үтте. Иртәнге 9.30 да күпчелек ял итәргә керешеп, Корбан бәйрәменә әзерләнгән томанлы иртәдә, Толстой һәм Зур Кызыл урам кисешендәге бинага 30-лап кеше җыелды. Бирегә Русиянең мәгариф министрлыгының милли проблемалар үзәге, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың мәгарифне үстерү институты оештырган семнарда шушы оешмаларның вәкилләре, Русия Дәүләт Думасының ике депутаты, Татарстан, Якутия, Башкортостан, Чувашия, Тыва һәм Алтай республикаларының мәгариф белгечләре килделәр. Мәскәүдән, Уфа, Чабаксар, Якутски һәм Алтайдан килгән белгечләрдән башка монда институт ректоры Рәис Шәйхелисламов, министрлар кабинетыннан Фирая Шәйхиева, Татарстан мәгариф министрлыгыннан Раиф Зиннатуллин, шәһәр мәгариф идарәсеннән Марат Лотфуллин, фәннәр академиясеннән Мирфатыйх Зәкиев, Дания Заһидуллина, Марсель Әхмәтҗанов, Казан университетыннан Фәһимә Хисамова, кайбер гимназия директорлары килгән иде. Журналистлар өчен бу чара ябык булмаса да, “Звезда Поволжья” газетасы редакторы Рәшид Әхмәтов, «Росбалт» агентлыгы хәбәрчесе Яна Амелина һәм Азатлык радиосы вәкиленнән башка журналистлар монда күренмәде.

Мәгарифчеләр бергәләшеп Русиядә мәгариф буенча кабул ителгән яңа кануннар шартларында дәүләт һәм туган телләр турында сөйләштеләр.

Тагын шул балык башы

Игътибар итегез, милли компонент яки төбәк һәм милли мәгариф дигән сүзләр семинарның көн тәртибендә искә алынмый. Сүз Русиядә мәгариф кануннары һәм туган телләрне өйрәнү турында бара.

18 ноябрьдә Казанда үткәрелгән мәгълүм киңәшмәдә Русия мәгариф проблемалары фәнни үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко милли республикаларда туган телне укыту этник туплану өчен корал итеп кулланыла дип белдереп, бөтен кешене шаккатырды. Миңтимер Шәймиев: “Сез әллә скинхедларны күз алдында тотасагыз, бездә алар юк!”, дип Артеменконы бүлдергән иде. Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко үзенең хезмәткәренә утка керосин сипмәскә кушса да, министрлыкның телләрне укыту сәясәте аңлашыла башлады.

Хәзер мәгариф системасында яңа кануннар кабул ителгән. 20-дән артык республика, өлкәләр мәктәпләрдә милли телләрне укытуны сакларга тәкъдим иттеләр. Казанда үткән киңәшмәдә Миңтимер Шәймиев аларның бу теләген үтәү өчен референдум үткәрергә, конституция мәхкәмәсенә бирергә вәгъда итте. Чөнки туган телне өйрәнү хокукы конституциягә язылган.

Каршы торучыларны акылга утырырга?

Бу төенне чишү авыр булып чыкты. Былтыр гына кабул ителгән канунны үзгәртү Мәскәү өчен котычкыч булып күренә. Федераль хакимият үзенең Конституцияне, милләт хокукларын бозуын танырга теләми.

Инде нишләргә соң? Шәймиевнең үзәкне кискен тәнкыйтьләве, канунны үзгәртергә таләп итүе үзәк мәгълүмат чараларында ниндер фетнә, баш күтәрү дип аңлатылды. Татарстан Президенты һәм башка лидерлар үз урыннарыннан китәргә теләмиләр, Кремльгә каршы баралар, аларның рейтингы аска тәгәри, дигән мәкаләләр федераль гәзеталарда, интернетта күренә башлады.

Тук бүреләр һәм исән сарыклар

Русиядә яшәүче халыкларның, милли республикаларның иң газиз изге теләкләрен күрәләтә читкә тибеп җибәрү кем кулы белән эшләнә? Мәгариф министрлыгы ничек тә уртак фикер, ике якны да канәгатләндерә торган гамәл табарга тырыша. www.azatliq.org интернет сәхифәсендә Андрей Фурсенконың карашы “Бүре дә тук булсын, сарык та исән калсын” дип аталган иде.

Мәскәү фикеренчә, туган телләрне өйрәнү тыелмый, әмма моны 70 процентка федераль канун, министрлык билгеләгән кагыйдәләр белән алып барырга, ә калган 30 процентны һәр мәктәпнең үзендә хәл итәргә тиеш. Мәктәп, мәгариф, җирле хакимият, ата-аналар федераль үзәкне куркытмый. Милли республикалар гына тел өйрәтүгә тыкмасыннар, янәсе.

Менә шул тук бүреләр һәм исән сарыклар турыдагы хыял шимбә иртәсендә бик гыйлемле белгечләрне семинарга җыйган да инде.
Татарстан мәгарифчеләре үз тәҗрибәләрен аңлаттылар, Мәскәү галимнәре аларга өстәмә сорау биреп төпченделәр. Милли мәктәп һәм республикларага каршы күсәк итеп кулланыла торган Ольга Артеменко чыгыш ясаганда, аңа каршы аргументлар, чәнечкеле сораулар яудыручылар күп булды.

Русча булса да төрле телләрдә сөйләшәбез

Киңәшмә рус телендә барса да, үзәк һәм төбәк вәкилләре ике аерым, бер-берсенә мәгълүм булмаган телләрдә сөйләштеләр кебек. Татарстан белгечләре ихлас, әмма күбрәк хискә таянып сөйләде. Ольга Ивановна Казан шәһәре мәгариф идарәсе вәкиленең фикерләрен бөтенләй аңламавын әйтте һәм берәр кеше аның чыгышын кабатлавын сорады. Андый кеше табылмады.

Бу семинарда чыннан да эспертларның эшнең асылын белеп сөйләшә торган урыны булды. Ольга Артеменко мәгарифнең ничек яшәргә тиешлеген өйрәтү вазифасын үз өстенә алды. Татарстанның мәгарифне үстерү институты директоры Рәис Шәйхелисламов: “Онытмагыз, барыбер, Президент Миңтимер Шәймиев әйткәнчә, болай гына милли төбәк компонентыннан баш тартмыйбыз”, дип Русиядә конституцион мәхкәмә барлыгын искә төшереп торды. “Хәтта Татарстанның үзендә дә кайвакытта мәктәп җитәкчеләренең туган телне укытуны кыскарту очраклары бар”, дип белдерде ул.Туган телләрне өйрәнүне дәүлә сәясәте күз алдында тотмаса, мәктәп җитәкчеләре аларны бөтенләй юкка чыгармас дип өметләнеп булмый.

Ольга Артеменко милли төбәк компонентлы мәктәп турында низамнамә яки кагыйдә күргәнегез бармы, дип сорады. Җавап юк. Милли компонетлы мәктәпне һәркем үзенчә аңлый икән. Гомүмән, яңа канунда милли компонет дигән термин яңа канунда кулланылмый. Исеме булмаса, җисемен кем булдырыр соң? Милли телләрне һәм милли мәктәпләрне саклый торган кануни шартлар кем тудырыр?

Милли телләр – үги телләр

Аркадан тирләр чыгарырлык тагын бер фактны да әйтми булмый. Яңа кануннар һәм федераль министрлык раслаячак кагыйдаләр нигезендә милли республикаларда шул төбәкнең дәүләт телләре гомуми укыту тәртибенә кертелә. Ягъни Татарстанда татар, Башкортостанда башкорт телен укыту законга сыя һәм тиеш тә. Әмма дәүләт теле дәрәҗәсенә куелган милли телне укытуга акчаларны федераль үзәк түгел, ә федерация субъекты, шул республика тәэмин итәргә тиеш. Бу инде элеккедән дә яманрак шартлар көтелә дигән сүзләр.

Ә башка, дәүләт статусында булмаган милли телләр укыту өчен мәҗбүри түгел, гомуми стандартларга кертелми. Теләүчеләр булганда, мөмкинлек булганда, факультатив рәвешендәрәк кенә азчылык телләре укытылачак. Аларга да акча бары тик шул төбәкнең бюджетыннан гына бирелергә тиеш. Мәгариф министрлыгының шушы планнары һәм федарль кануннан килеп чыккан яңа тәртипләр әлеге семинарда яңгыратылды. Республикалар вәкилләре бу үзгәрешләрне резолюциягә кертергә ризалашканнардырмы, юкмы – моны берничә көннән генә белеп булыр. Бу кәгазь Казанда да, Мәскәүдә дә тикшерелеп, имзалангач, әлбәттә. Әле күрәселәр дә, ишетәселәр дә алда.
XS
SM
MD
LG