Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экс-сенаторга яңа гаепләү белдерелде


Башкортстанның экс-сенаторы Игорь Изместьевка яңа гаепләү белдерелде.

Элек ул яллап кеше үтертү һәм ришвәт бирүдә гаепләнә иде. Инде килеп ул икътисади җинаятьтә гаепләнде. Ул 2001 елда Башкортстанның өч заводы: Уфа, Яңа Уфа һәм Уфанефтехим заводлары аша салымнан качуда гаепләнде. Шулай ук аның белән тагы ике кеше гаепләнә. Аларга якын араларда Башкортстан парламенты депутаты Виктор Ганцевның да кушылуы ихтимал.

Русиянең югары мәхкәмәсе бу эшне карауны Башкортстанның югары мәхкәмәсенә кайтарды. Әлеге эшнең яңа борылыш алуы да ихтимал. Эш шунда, Мәскәүдә яшәүче эшкуар Юрий Бушев әлеге эшләрдә Урал Рәхимовның да кысылышы бар дип саный. Чөнки нәкъ шул елларда ул Башнефтехимның директорлар шурасы рәисе булган иде.
XS
SM
MD
LG