Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марида - “Татар моңы”


Йошкар-Олада “Татар моңы” Халыкара бәйгесенең концерты узачак. Анда якын тирәдәге республикадан татар җырчылары катнаша.

Мари Иле “Татар мәдәнияте республика үзәге”нең яшьләр белән эшләү бүлеге вәкиле Рамай Юлдашев әйтүенчә, 20 декабрьдә Йошкар-Оланың “Җиңүнең 30 еллыгы” мәдәният йортында үтәчәк бу чарада Мари Иленнән тыш, Удмуртия, Чуашстан һәм Киров өлкәсеннән 16-30 яшьлек башкаручылар киләчәк. Алар үз төбәкләрендә бәйгедә катнашып җиңү яулаган яшьләр.

“Татар моңы” бәйгесе ноябрь азагында башланып киткән иде. Мари Илендә уза торган концертны Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан президенты каршындагы мәдәниятне үстерүне яклау фонды, Салават театры, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесе Мари Иле республикасы мәдәният, мәгълүмат һәм милләтләр эшләре министрлыгы, “Татар мәдәнияте республика үзәге”, татар милли-мәдәни мохтәрияте ярдәмендә оештыра.

Рамай Юлдашев хәбәр итүенчә, бәйгедә катнашучылар бер татар җыры һәм татар композиторы әсәрен башкарырга тиеш.

“Татар моңы”ның сайлау бәйгеләре ноябрьдән алып киләсе елның мартына кадәр Татарстанның төрле шәһәрләрендә, шулай ук Ульян, Мәскәү, Новосибирски, Екатеринбург, Киев, Астана һәм башка төбәкләрдә үтәчәк. Ә җиңүчеләр 22 март көнне Казанда узачак гала-концертта чыгыш ясаячак.
XS
SM
MD
LG