Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җир тетрәүне Татарстанда да искә алалар


Михаил Хачатурян
Михаил Хачатурян

20 ел элек Армәнстанда булган көчле җир тетрәүдән соң, илне торгызу өчен Татарстан да башкалар белән бергә шактый ярдәм күрсәтте. Ярдәм итүчеләрнең кайберләренә чәршәмбе көнне бүләкләр тапшырылачак.

Җир тетрәүдән үлүчеләрне бу көнне Татарстанда яшәүче әрмәннәр дә искә алды. 7 декабрьдә алар чиркәүдә үлүчеләр рухына дога кылды. Ә чәршәмбедә Казанда “Армәнстан архитектурасы, табигать күренешләре” һәм “Казан архитектурасы” дигән күргәзмә ачылачак.

“Анда әрмән фотографы Завен Саркиясян фотолары тәкъдим ителәчәк. Армәнстан фотолары белән бергә югалып баручы Казан күренешләрен дә карарга мөмкин. 2004 елны фото төшерүче килгәч, меңъеллык алдыннан шәһәрдәге күп биналарның сүтелүен күреп, аларны фотога төшереп калырга ашыкты”, ди Татарстандагы әрмәннәр милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Михаил Хачатурян.

Чыннан да, җир тетрәүдән Армәнстанда шактый истәлекле биналар ишелгән һәм әрмән фото төшерүчесенә Казандагы тарихи биналарның юк ителүе мөгаен бик сәер тоелгандыр.

Казандагы Халыклар дуслыгы йортында ачылачак күргәзмә кысаларында, җил тетрәвеннән соң Ленинакан һәм Спитаки шәһәрләрен торгызуга ярдәм иткән татарстанлыларга бүләк тә тапшырылачак.

“Җир тетрәүдән соң күпләр Армәнстанга килеп, төзелешләрдә катнашты. Татарстаннан без әлегә биш шундый кешене белдек. Аларга бүләкләр тапшырачакбыз. Әмма аларның саны тагын да күбрәк. Шуңа мәгълүматлар җыю дәвам итә”, диде Русия әрмәннәре федераль милли мәдәни мохтәрияте вице-президенты да булып торган Михаил Хачатурян.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 6 мең әрмән яши. Аларның күпчелеге Казан һәм Чаллыда гомер кичерә. Нәкъ Чаллыда ноябрь азагында әрмән мәдәнияте көннәре башланып киткән иде. Ул хәзер Казанда дәвам иттереләчәк.

Хачатурян әйтүенчә, шул нисбәттән “Истәлек чаңы” (“Колокол памяти”), дигән китап та басылып чыккан. Анда җир тетрәүгә бәйле документлар урын алган.

XS
SM
MD
LG