БМО Гомуми җыены 5 ел элек 9 декабрьне Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан иткән иде. Моның белән БМО үзенең коррупциягә каршы халыкара көрәш конвенциясенә игътибар җәлеп итәргә тели. Бу уңайдан дөньяда коррупция торышын күзәтүче Трансперенси Интернешнл (ТИ) оешмасы халыкара сәүдәдә ришвәтләр ярдамендә эш итүче илләр турында яңа бер фикер белешү нәтиҗәләрен игълан итте.
Трансперенси Интернешнл иктисадый яктан көчлерәк булган 26 илне бәяләүче яңа хисабын һәр илдән кимендә 100-ләп кәсепселек вәкиле белән эңгәмәләр, аларның фикерләрен белешү нигезендә әзерләгән.
Анда теге яки бу ил ширкәтләренең башка илләрдә эш иткәндә үз максатларына ришвәт бирү аша ирешергә тырышулары бәяләнә. Тикшерүдә катнашкан 26 илдән турыдан-туры инвестицияләр һәм импорт күләме 2006 елда бар дөньядагының яртысыннан артык булган.
Исемлектә иң соңгы урынны Русия били. Ягъни Русия ширкәтләре чит илләрдә эш иткәндә ул илдә уңай карарларга ирешү өчен ришвәт бирүне күбрәк файдаланырга тырыша дигән сүз.
Кытай Русиядән алдарак. Арттан өченче урында Мексика.
Ә читтә эш иткәндә ришвәт бирергә иң нык теләмәүче ширкәтләр Бельгия, Канада, Һолландия һәм Швейцариядән булып чыга.
ТИ: Русиядә коррупция арта бара
Трансперенси Интернешнл бу көздә дөньядагы коррупция торышы турында башка бер хисап та игълан итте. Ул исемлектә исә Русия бәяләнгән 180 ил арасында 147-нче урынны алган. Исемлектә Русиянең күршеләре Бангладыш белән Кения.
Русия президенты Дмитрий Медведевның коррупциягә каршы каты көрәш башлау турында белдерүләренә карамастан, бу тикшеренү нәтиҗәләренә күз салсаң, илдә коррупция көчәйгәннән көчәя бара. Элекке совет республикаларыннан соңгы бер елда Грузиягә карата бәя яхшырса, Русия белән Украинаныкы тагын да начарайган. Үзәк Азия илләре дә исемлектә артка таба шуышкан.
Бу исемлек теге яки бу илдә даими яшәүче һәм яшәмәүче эшмәкәрләрнең, шулай ук белгечләрнең фикерләрен белешү нәтиҗәсендә төзелгән.
Ринат Хәбибуллин: Ришвәтчелек
татар һәм русның канында
Казан кеше хокукларын яклау үзәгендә эшләүче яшь икътисадчы Ринат Хәбибуллин Русия һәм Татарстанда коррупциягә каршы көрәшү бик кыен эш, чөнки бу анда борын-борыннан килгән традиция ди.
Ринат фикеренчә, зуррак ширкәтләрдә акча күбрәк булганга күрә ришвәт мөмкинлекләре дә зуррак була.
БМО: Кризис өчен коррупция дә гаепле
БМО генераль секретаре Пан ги-Мун коррупциягә каршы көрәшнең әһәмитенә басым ясаган мөрәҗәгатендә дөньядагы хәзерге финанс кризисы өчен өлешчә комсызлык һәм коррупция дә гаепле дип белдерде.
Пан тәррәкый итүче дөньяда ел саен сәламәтлек саклау, мәгариф, эчәр су тәэминәте һәм инфраструктураны яхшырту өчен зарур булган миллардларча доллар урлана, яки ришвәтләр, башка шундый тиешсез гамәлләр аша югала ди.
БМО җитәкчесе коррупция демократик корылышны көчсезләндерә, кануннарның үтәлешен киметә, террорчыларны көчәйтә дип һәркемне коррупциягә каршы үз өлешен керетергә чакыра.