Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексий II китте. Урынына кем килер?


Сишәмбедә Мәскәүдә урыс православ чиркәве җитәкчесе Алексий II җеназасы үтте. Мәскәү һәм бар Русия патриархы узган җомга 79 яшендә вафат булды. Урыс чиркәвен ике дистә ел җитәкләгән рухани белән хушлашырга дистәләгән мең кеше килде.

Патриарх Алексий II-нең Русия халкында нинди абруй тотканы аны соңгы юлга озатырга килгән кешеләр саныннан күренде. Гайсә Мәсих чиркәвендә торган табут яныннан өч көн дәверендә 80 меңләп кеше үткән. Сишәмбе узган җеназада Русия рәсмиләре, православ илләр җитәкчеләре, руханиллар катнашты.

Алексий II-гә Русия чиркәве белән күчеш чорында идарә итергә насыйп булды – дистә еллар буе динне кире кагып килгән идеология инде беткән, яңасы әле тумаган. Шушы ике дистә ел эчендә Русиядә православ дине зур үсеш кичерде. Русиядә чиркәүләр саны ике дәрәҗәгә арткан. Фикер белешүгә күрә, җитлеккән яшьтәге урысларның 80%-ты үзен православ дип саный.

Күп динле, күп милләтле илдә бер диннең шулай үсүе башка дин вәкилләрендә, әлбәттә, сораулар тудыра. Гаскәрдә православ руханилар хезмәтен кертү, яңа ачылган бина, көймә, очкычларны чукындырулар, урамнарда тәртип саклау өчен православ дружиналар булдыру, мәктәпләрдә православ дине дәресләрен кертү ниятләре – болар барысы да мөселманнарда ризасызлык уятты.

Алексий II Казанда, 20 июль 2005
Русиянең мөселман җитәкчеләре бу мәсьәләләрдә православ җитәкчеләре белән киңәшеп эшләргә тырышты. Бу уңайдан, Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, патриарх Алексийга югары бәя бирде:

"Патриарх Алексий белән без яхшы мөнәсәбәттә булдык. Шул сәбәпледер бәлки, минем тәкъдимнәр кабул ителде. Без аның белән уртак фикергә килеп, Русиядә диннәрара шура оештырдык. Урыс чиркәве дәүләттә аерым урын алып торса да, Алексий II үз сәясәтен тормышка ашырам дип, башкаларның эшенә зыян китермәде. Ул уртачарак юлны тотып эшләде. Әгәр аның урынында берәр шовинист булып, үз мәнфәгатен генә кайгыртып, башкаларның сүзенә колак та саламган кеше булса, бәлки безгә авыррак булыр иде."

Алексий II урынына кем килер, мөселманнар өчен кем килсә яхшырак булыр, дигән сорауга, Равил хәзрәт болай диде:

"Хәзер 2-3 кешенең исеме әйтелә. Шулар арасында безнең өчен бәлки иң кулае метрополит Кирилдыр. Ләкин, кемне генә сайласалар да, ул шовинист, үз мәнфәгатеннән генә чыгып эш иткән патриарх булмасын иде."

Патриарх вазыйфасын башкаручы итеп, әлегә чиркәүдә икенче кеше саналган метрополит Кирил билгеләнде. Бүгенге җеназада ул Алексий II турында мондый сүзләр әйтте:

"Ул урыс православ чиркәвенең изге Русиянең гадәтләрен, хәтерен һәм кыйммәтләрен бердән-бер саклаучысы икәнен аңлый иде."

Сишәмбедә патриарх Алексий II, үзе васыять иткәнчә, Мәскәүнең Богоявление чиркәвендә җирләнде.

Чәршәмбедә Изге Синод киләсе патриархны сайлау мәсәләсендә җыелыш үткәрә.
XS
SM
MD
LG