Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама урынын сатарга теләгән башлык кулга алынды


Вашингтон - АКШның Иллиноис штаты башлыгы Род Благоевич, президент булып сайланган Обамадан соң сенатта бушап калган урынны акча бәрәбәренә сатарга тырышуда гаепләнә. Штат башлагының миллион доллар, яисә сәяси вазифа бәрәбәренә Обамадан бушап калган урынны сатарга тырышуы, федераль тикшерү үзәге FBI алып барган тикшерү вакытында ачыкланган.

АКШның башка штатларында булган кебек ук Иллиноис штаты канунларына күрә, Сенаттагы бер әгъзаның урыны ниндидер сәбәп белән бушап калса, әлеге вазифаны башкага тапшыру вәкаләте штат башлыгына бирелгән.

Иллиноис штатыннан сенатка сайланган Обама, журналистлар сорауларына җавап биргәндә, бу вакыйга борчылуын әйтте.

"Сораштыру процессы дәвам иткән әлеге вакытта минем бу турыда сөйләшмәвем хәерлерәк. Минем штат башлыгы яисә штат бюросы белән сөйләшмәдем. Анда нәрсә булып беткәне турында фикер бәян итә алмыйм", дип белдерде Обама.
XS
SM
MD
LG