Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран фотосәнгате - Казанда


Иран мәдәният академиясе Казанда фотокүргәзмә оештырды. Мөселман гаиләсенә багышланса да, анда Гыйрак, Фәләстиндәге сугыш күренешләре дә урын алган иде.

Иран президентының мәдәният өлкәсендә халыкара оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Пураки ханым Казандагы күргәзмәгә дип бик күп фотолардан иң мәгънәлеләре сайланып алынуын әйтте.

Пураки ханым фотолар белән таныштыра
“Бу күргәзмә Татарстан белән Иран Ислам республикасы арасындагы мәдәни хезмәттәшлек кысаларында, мөселман халыклары арасындагы элемтәләрне арттыру һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды. Без Татарстан да үз чиратында Иранда күргәзмә уздырыр дип өметләнәбез”, диде Пураки ханым.

Фотокүргәзмә ачылышында Казандагы Иран баш консулы Риза Багъбан Кондори, Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев катнашты.

“Татарстан һәм Иран да бүгенге көндә тынычлыкта яши. Әмма кайбер мөселманнар яшәгән җирдә сугышлар бара һәм без алар өчен дога кылырга тиешбез”, диде Риза Багъбан Кондори.
Разил Вәлиев(с), Риза Багъбан Кондори һәи тәрҗемәче


Күргәзмәдә Пураки ханым фотоларның эчтәлеге белән таныштырды. Анда Иран, Бангладеш, Норвегия, Төркия, Фәләстин, Гыйрак фото осталарының Согуд Гарәбстаны, Иран, Пакыстан, Англия, Косово, Фәләстиндәге мөселманнар тормышыннан фотолар тәкъдим ителгән иде.

“Фәләстиннән җибәрелгән 6 мең фотоның 40ын гына сайлап алдык”, дип сөйләде Пураки ханым.

Фотоларда Мәккәдә хаҗ кылу вакыты, Либан студентларының белем алуы, Англия метросында мөселман хатынының Коръән укып баруы, Гыйрактагы сугыш күренешләре, мөселман гаиләләренең көнкүреше тасвирланган иде.
XS
SM
MD
LG