Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманга Press


 Радик Әмиров мөселман каләм ияләрен кыюсыз, ди.
Радик Әмиров мөселман каләм ияләрен кыюсыз, ди.

Muslim-press.ru сәхифәсе хуҗасы Радик Әмиров мөселман каләм ияләрен кыюсыз, ди.

Muslim-press.ru ("Муслим-пресс" мәгълүмат агентлыгы) даими хәбәр, яңалык, мәкаләләр биреп бара. Анда фикер бүлешү мөмкинлеге дә бар. Теләүчеләр веб-сәхифәгә үзләре кереп бәя бирә ала.

Мөфтиләр түгел, өммәт белән

Muslim-press.ru сайты мөселман журналистлары лигасының веб-проекты. Хуҗасы Радик Әмиров РИА “Новости” агентлыгы хәбәрчесе. Вакытында ул Русия мөфтиләре шурасында матбугат сәркатибе булып та эшләгән. Шуңа күрә, ул оештырган лиганы еш кына Равил Гайнетдингә бәйлиләр. Тик Әмиров: “Без бер мөфтигә бәйле түгел. Мәскәүдәге мөфтият турында да төрле хәбәрне- яхшысын да, яманын да чыгарабыз. Башка мөфтиләр белән дә хезмәттәшлек итәбез”, ди. Радик Әмиров дини түрәләр белән түгел, өммәт белән калуны кулайрак күрә.

“Без төрле рәсми яки иҗтимагый, шәхси чараларда даими һәм профессиональ эшләүче кешеләрне тупладык. Алар мөселман булган татарлар, чеченнар, башкортлар, казакълар. Без бергә-бергә, әйтик корбан бәйрәмен ясыйбыз. Талантлы кешеләр бар бездә”, диде Радик Әмиров.
Башкаларга без тиң

“Бүгенге җәмгыятьтә урыс яки яһүд журналистлары гына көчле түгел. Без дә көчле. Күренекле кешеләр шактый татар-башкортта”, дип сөйли Радик Әмиров.

“Мин үз идеямны Русия журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богдановка сөйләдем. Ул православ журналистлар оешмалары бар, нишләп мөселманнарныкы булырга тиеш түгел, дип фикерне яклады. Әйтик Иван Демидов, Тутта Лярсон кебек билгеле йолдызлар правослау журналистлар оешмасында тора. Бездә дә бит Азамат Салихов, Әлфия Ибраһимова, Лилия Гыйлдиева кебек телейолдызлар бар. Шулай ук федераль чыганакларда язучы яки күзгә күренмичә генә эшләүче кешеләр дә күп”, ди ул.
Кыюлык җитми
Радик Әмиров, мөселман һәм татар каләм ияләре артык тыйнак, дип саный.

“Безнекеләр еш кына кыенсына, тамырларын яшерә. Ярым идәнасты аңы белән яшәү бар. Зур эшләргә, эре проектларга алынырга куркырга кирәкми. Мәчетләрдә чыгучы кечкенә газеталар белән генә булмый. Рөхсәт итәрләрме, килеп чыгармы, дип кул кушырып торырга ярамый. Эшләргә, мәдәниятебезне, динебезне танытырга кирәк”, дип әйтә Әмиров.
XS
SM
MD
LG