Accessibility links

Кайнар хәбәр

Даймлер КамАЗның 10% алырга җыена


Алманиянең Даймлер концерны КамАЗ акцияләрен сатуп алу килешүен ашыктыра. Ул ике илнең дәүләт оешмаларыннан 10% хиссә алуга рөхсәт сораган

КамАЗ ширкәте директорлар Шурасы һәм “Русия технологияләре” ширкәте башлыгы Сергей Чемезов әйткәнчә, алман ширкәте КамАЗның 10% акцияләрен генә алачак.

"Коммерсант" газетасы бу килешү 150-180 миллион долларга төшәргә мөмкин, дип яза.

Элегрәк Даймлер көндәшенең 42% өлешен алырга җыена дип хәбәр ителгән иде. Чемезов сүзләренчә, моңа кризис комачаулаган һәм икенче яктан, Даймлер 2 миллиард евролык бәя белән килешмәгән. Алман ширкәте вәкилләре, бәя хакындагы сорауга җавап бирмәде, КамАЗ белән сөйләшүләр дәвам итә дип кенә җавап бирде. Бу хакта Doutsche Welle каналы хәбәр итә.

Шул ук вакытта, Даймлер Русиядә үзенең корылмасын төзү, Русиядә машиналарын җитештерә башлау планнарыннан да баш тартмый. Бу хакта Даймлер вәкилләре хәбәр иткән булган. КамАЗ белән чагыштыра алырлык куәттәге җитештерү корылмасын булдырырга теләсә, Даймлерга 500 миллион доллар кирәк булачак, дип саный белгечләр.

КамАЗ ширкәте акцияләрен сатып алу карарын Даймлерның идарәчеләр шурасы расларга тиеш әле. "Коммерсант" газетасына биргән әңгәмәдә “Метрополь” үзәге белгече Михаил Пак, ширкәт бу килешүне раслар, дип саный. КамАЗ алман ширкәтенә үзенең таралу челтәре һәм җитештерү мөмкинлекләре белән кызыклы, шуңа ширкәт бу елда яки икенче ел башында ук, бу килешүгә рөхсәтен бирер, дип фаразлый белгеч.

Ә менә КамАЗ эшчеләре Даймлер-КамАЗ мөнәсәбәтләрен беркадәр битарафлык, хәтта алманнар килсә, тәртип урнаштырырлар иде, дигән өмет чаткысы белән каршы алган. Бу хакта, “Азатлык”ка шушы ширкәтнең хезмәткәре, 1990 елларда КамАЗда бәйсез профсоюз оештырган Тәүзих Гильманов әйтте:

“Алмания компаниясе белән сөйләшүләр барганда ширкәтне чистарттык, аны сатулары хакында хәбәр таралды. Кризис килгәч, акция очсызланды. Ширкәтебез эшчеләре алманнарны төгәл халык дип белә. Шуңа алар килсә, тәртип урнаштырырлар иде, дип өметләнә. Ләкин хәзер эшчене дә, җитәкчелекне дә башка проблема басып китте. Бер КамАЗ акциясенең бәясе быел 130 сумнан артып киткән иде. Хәзер ул 30-40 сумнан йөри”, диде ул.

КамАЗ Русиядә йөк ташу машиналары базарының өчтән бер өлешен яулап алган ширкәт дип атала.
XS
SM
MD
LG