Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кайт әле, саргайтма әле!


Казанда Гаяз Исхакый иҗатына багышланган халыкара фәнни - гамәли җыен булды.

Тукай үз вакытында Гаяз Исхакыйга “Кайт әле монда, Ватанга, кайт әле саргайтма әле!” дип язган булган. Бу сүзләрне фәнни конференция вакытында Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева искә алды. Вәлиева сүзләренчә, Исхакыйны татар дөньясына, гомүмән дөньяга кайтаруда, зур мирасын өйрәнүдә беренче адымнар гына ясала дияргә була.
Исхакыйга тагы да зуррак игътибар кирәклеге матбугат битләрендә дә дөнья күрде. Шул уңайдан Зилә Вәлиева болай дип әйтте. “Кайсыбер фикерләр тормышка ашырга хаклы. Минем Казанда да Гаяз Исхакыйга да музей булдыру фикере белән килешәм. Хәтта, без башлаган эш 15 томлыкка гына сыярлык микән? Бәлки, чит илләрдә чыккан әсәрләрен өйрәнү төркемнәре туплап, бу эшне дә дәвам итсәк, алдагы көндә 30 томлыгын чыгару мәсьәләсе торырга мөмкин. Бу фикерләр белән дә килешмичә булмый. Чөнки әйтеп китүемчә, бүгенге эшләр алар беренче адымнар гына”.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин, әлеге фәнни җыенны ачкан вакытта башкарылган эшләрне барлап узды.
Мәдәният министрлыгының конференцияләр залы тулы иде. Басып торучылар да булды.
“Татар халкының зирәк идеологы һәм сәяси лидеры булган бу феноменаль шәхес халкыбызның якты киләчәге, азатлыгы, мәгърифәтле, динле, дәүләтле булуы өчен бөтен гомерен багышлады. Аның бай һәм олы мирасы һәряклап өйрәнүгә лаек.
Соңгы елларда бу юнәлештә байтак эшләр башкарылды һәм башкарыла. Гаяз Исхакый әсәрләренең 15 томлык академик басмасы әзерләнә. Аның инде 7 томы дөнья күрде дә.
Әдип иҗаты буенча 2 докторлык һәм 14 кандидатлык диссертациясе якланды. Дистәләгән монографияләр һәм йөзләрчә фәнни һәм популяр мәкаләләр дөнья күрде”.
Бугенге көндә Чистай районының Яуширмә авылында Гаяз Исхакыйның тарихи этнографик музее эшләп килә. Тууына 130 ел тулу уңаеннан китапханәләр дә үз өлешен кертергә тырышты. Балалар һәм яшьләр китаханәсе укучылар һәм студентлар арасында Гаяз Исхакыйга багышланган бәйге үткәрде. Аңа йомгак Камал театрында ясалды. Оештыручылар әйтуенчә, бу бәйге зур кызыксыну тудырган һәм чит төбәкләрдән дә катнашканнар.
Татарстан фәннәр академиясе президиумы киңәшчесе, мөхтәрәм галим Миркасыйм Госманов үзенең чыгышы вакытында, Гаяз Исхакый эшчәнлеген һәм аны тулаем аңлау өчен гади кеше буларак тормышын да өйрәнү зарур, дип белдерде.
“Без соңгы вакытта иҗтимагыять белән шөгыльләнәбез. Хәтта мавыгып та китәбез. Ә менә кешенең үзен оныта язабыз. Татар әдипләреннән кайсын гына алып карасак, аларның шәхес буларак, гадәти кеше буларак, гаилә башлыгы, гаилә әгъзасы буларак нинди сыйфатларга ия булуы турында җүнләп әйтә алмыйбыз. Гаяз Исхакыйның да менә шул тарафтан игътибар итерлек мөһим сыйфатлары бар”.
Tүлай Дуран.
Бу чарага Истанбулдан “Аяз Таһир (Төркестан – Идел-Урал)” вакыфы рәисе Түлай Дуран да килгән иде. Түлай Дуран Гаяз Исхакыйга багышланган музейга тапшыру өчен яңа документлар алып килүләре турында белдерде. Бу документлар арасында Исхакыйның үз кулы белән язган 5 китаптан торган хатирәләре, шулай ук ул яшәгән чорга караган кайбер мөһим фотоларының нөсхәләре дә бар.
Чит илләрдән, Русиянең төрле төбәкләреннән, Татарстаннан җыелган галимнәр үзләренең ачышлары, эзләнүләре, Гаяз Исхакый иҗатына багышланган хезмәтләре белән ике төркемгә бүленеп таныштырды. Гаяз Исхакый һәм татар әдәбияты, Гаяз Исхакый һәм татар теле, мәгарифе, тарихы бүлекләрендә 60-лап чыгыш тыңланды.
11 декабрь көнне кичен Җәлил театрында Гаяз Исхакыйга багышланган зур кичә дә булды.
XS
SM
MD
LG