Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы “Бердәм русия” нең беренче өчлеге расланды


Фирканең баш шурасы 6 төбәк өчен парламент сайлауларына чыгачак нәмзәтләр исемлегенең беренче өчлегенә керәчәк шәхесләрне раслады. Татарстаннан кала, сайлау исемлекләре башында төбәк җитәкчеләре тора.

Татарстанда фирка исемлегендә беренче урында парламент рәисе һәм төбәк бүлеге башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин барачак, аннан соң исемлектә Бөгелмәдән ТатНИПИнефть оешмасыннан Лариса Малыхинаны һәм Казан дәүләт университеты ректоры Мәкъзүм Саляховны күреп булачак.

Казандагы сәясәт белгече Мидхәт Фарукшин фикеренчә, Татарстан президентының исемлекнең башында булмавы фиркадән китүен аңлатмый. Фарукшин фикеренчә, Шәймиевның президентлыгы гомумән тәмамлануга таба бара. Аның фикерен "Регнум" агентлыгы китерә.

Татарстанда Дәүләт Шурасына сайлаулар 2009 елның 1нче мартында үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG