Accessibility links

Кайнар хәбәр

Черногория Европа Берлегенә алуны сорый


Черногория Европа Берлегенә үзен әгъза итеп алуны сорап мөрәҗәгать итте. Бу хакта премьер-министр Мило Джуканович хәзер Берлектә рәислек иткән Франциянең президенты Николя Саркози белән булган очрашуда әйтте.

Берлекнең киңәю эшләре өчен җаваплы вәкиле Оли Рен Черногориянең бу адымын хуплады. Черногория 2006 елда Сербиядән чыгу турында референдум юлы белән бәйсезлек игълан иткән ил.
XS
SM
MD
LG