Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эпос музее булачакмы?


Башкортстанда яшәүче берничә татар зыялысы эпос музее ачу кирәклеген күтәрде.

Алар арасында билгеле рәссам Салават Гыйләҗетдинов белән республикадагы бердәнбер татар фольклоры белгече Илдус Фазлетдинов та бар. Алар халык авызы мирасын саклау өчен эпос музее кирәк дип исәпли.

Зыялылар сүзләренә караганда, ул милли мирасны сакларга, өйрәнергә һәм милли үзаңны үстерергә ярдәм итәчәк. Зыялылар музей Казанда булырга тиеш дип исәпли, әлеге мәсьәләдә Татарстан хакимияте белән сөйләшүләр дә башлап җибәргәннәр. Әлеге төркем музейның концепциясен әзерләгәннән соң Татарстан җитәкчеләре белән очрашырга җыена.
XS
SM
MD
LG