Accessibility links

Башкортстан Русия конституциясе үзгәрешләрен кабул итте


Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай Русия президенты вазыйфасын һәм Дәүләт Думасы мөддәтен үзгәртүне хуплады. Утырышта катнашкан 104 депутатның 99 конституциягә бу үзгәрешләрне кертүне яклап тавыш бирде. 5 депутат каршы чыкты, бәхәсләр булмады.

Парламент рәисе Константин Толкачев сүзләренә караганда, канун өлгесе тавыш бирү алдыннан Дәүләт Җыелышының барлык комитетларында каралган булган.

Русия президенты Дмитрий Медведев президентлыкны 4 елдан 6 елга, Дәүләт Думасы эшен 4 елдан 5 елга кадәр озайту турында Конституциягә үзгәреш кертүне тәкъдим иткән иде. Канун гамәлгә керсен өчен аның җирле парламентларның күпчелегендә хуплануы шарт.
XS
SM
MD
LG