Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зилә Сөнгатуллина: “Тарихи концерт булды”


15 декабрьдә Камал театрында яшь җырчы, Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Филүс Каһировның концерты булды.

“Хәзерге бер көнлек җырлар арасында бу концерт халык өчен җиңел сулыш кебек булды, чын милли бәйрәмгә әйләнде”, ди җыр сәнгате галимәсе Зилә Сөнгатуллина. Камал театрында яшь талантның язмалары тупланган тәүге тәлинкәсе да тәкъдим ителде.

Каһировның Казандагы беренче концертын карарга Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә килгән иде. Тамаша тәмамлангангач булган эчкерсез сөйләшү вакытында, Зилә Сөнгатуллина сүзләренчә, Шәймиев Каһировка зур өметләр баглавы турында әйткән.

Зилә Сөнгатуллина укучысын халык яраткан татар җыр сәнгатен алга таба дәвам итүче буларак та күрә. “Андый талантлар сирәк була. Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бегичев рәтендә, минем уемча, ялкауланмыйча эшләсә, киләчәктә Филүс Каһиров та булыр дип. Чөнки аның моңы, таланты бар”.

Зилә Сөнгатуллина
Консерваториянең III курс студенты тәүге концерты вакытында татар халык җырлары белән беррәттән сәхнәдә беренче тапкыр итальян җырын да башкарды. “Үзен төрле юнәлештә күрсәтеп казанлылар мәхәббәтен яулады”, ди Зилә Сөнгатуллина. Концертта галимә үзе, җырчылар Айгөл Хәйри, Рөстәм Асаев та катнашты.

Филүс Каһиров опералардан төрле арияләр дә, моңлы халык җырлары да башкара.

Укытучысы Зилә Сөнгатуллина сүзләренчә, мондый сирәк була торган тавыш һәм талант ходайдан булса, камиллек өчен бик күп көч түгәргә кирәк.

“Җырчыга үзенең туган табигате дә йогынты ясый. Ансыз булмый. Ул башкарган озын көйләрдә Урал таулары, матур кара урманнар чагыла, кайтавазлар ишетелә”.

Аһәңендә үзенчәлек булганга без аны консерваториягә алдык та инде, ди Зилә Сөнгатуллина.

“Аның программасы да юк иде. Консерваториягә керү җиңел түгел. Анда махсус программа мәҗбүри. Шуңа да карамастан, аның таланты күренде. Шуңа, алыйк моны, монда өмет бар, дип әйттем”.

Филүс Каһиров консерваториянең икенче курсында укыган вакытта Рәшит Ваһапов исемендәге IV Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесендә гран - при яулый.

Башкортстанның Бүздәк районы Килим авылында туып - үсеп, Октябрьски шәһәрендә музыка мәктәбен тәмамлаган егет Казанга килеп менә тәүге тәлинкәсен дә чыгарды. “Күңелем җырдан тора” тора дип аталган бу тәлинкәгә “…Филүс Каһиров эстрада җырчылары өчен көйләнгән, алтын тәңкәләр түшәлгән юлны сайламады…” дип язылган.

“Үзе яшь булса да яшьләргә үрнәк булып тора. Ул вакланмый. Аның затлы музыкага омтылганы хәзердән үк күренә”, ди Казан дәүләт консерваториясенең профессоры Зилә Сөнгатуллина.
XS
SM
MD
LG