Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр форумы форма эзли


15 декабрь көнне Бөтендөнья татар яшьләре форумы Башкарма комитеты вәкилләре студентлар белән очраштылар.

Форум җитәкчеләре яшьләрне милли эшләргә катнашырга чакырды, туган телне өйрәнүдә, мәдәният үстерүдә күбрәк катнашырга өндәде.

Изге ниятне белми калдык

Бу очрашу турында алдан билгеле түгел иде. Һәрхәлдә, булачак татар журналистлары һәм филологлары яшьләр форумы башлыкларының изге ниятен белми калдылар. Чөнки факультетлардагы элмә такталарда андый игълан юк иде. Форум җитәкчәләре студентлар белән очрашырга теләүләрен деканатка хәбәр итү белән чикләнгәннәр. Шунлыктан кичке сәгать 4-тә “Уникс” ның кече залына нәрсәдер булачагын ишеткәннәр генә килде.

100-150 урынлык залга нибары егермеләп егет-кыз җыелды. Нигездә, татар журналистикасы һәм татар филологиясе факультетыннан. Зачетларга әзерләнгән студентларны мондый очрашуга түгел, кичке тусовкаларга яисә концертларга да тартып чыгарып булмый. Шуңа күрә, җәй көне үткән III форум турында залга җыелган ике дистә студент алдында бәйнә-бәйнә хисап ясалды.

Космополит яшьләр

Руслан Айсин Казан татар яшьләрен космополит дип атады. Читтән килгән студентларда милли үзаң югарырак булса, Татарстанныкылар милли эшләргә битараф. Алия Сабирова һәм Мансур Кашапов яшьләрне бергә булырга, милләт өчен яшәргә өндәделәр.

Тик барысы да сүздә генә кала...

Җыелучылар бер сәгать барган бу очрашуда яңа конкрет тәкъдимнәр көтсәләр дә, аларның өметләре акланмады. Чит төбәкләрдәге татарларның ничек яшәве, Русиянең кайсы шәһәренә ничә укытучы кирәк булуы хакындагы хәбәрдән һәм без “милли җанлы түгел, бердәм түгел”дән башка сүзләр монда әйтелмәде. “Үзебез”, “Мин татарча сөйләшәм”, альтернатив музыка һәм шуның кебек акцияләр турында әйтелсә дә, киләчәктәге эшләр томанлы булып чыкты. “Безнең бу проектлар акчалата ныгытылмаган”, ягъни, бөтенләй әле үз көченә кермәгән дип аңлатты форумчылар.

Регламент комачаулады

Форум җитәкчеләренең “татарлар кирәк”, дигән күп санлы өндәүләреннән соң, сәхнәгә Казан университеты журналистика факультеты укытучысы Илхам Фәттахов менде. Кызларның егетләрчә киенеп йөрүләре, татар исемнәренең урыс хәрефләре белән язылуы кебек җитешсезлекләрне саный башлагач, аны “Регламент кысык”, дип бүлделәр. Дөрес, рәсми вәкилләр сөйләгәндә, регламент вакытлары юмарт бирелде.

Бер тарыдан ботка пешми

Бу очрашу нибары бер сәгать барды. Акчалата расланмаган проектлардан башка, очрашуның нәтиҗәсе булырмы? “Син татар, татарча сөйләшергә тиеш! Бездә бердәмлек булырга тиеш”, дигән сүзләрне гамәлгә куяр өчен башкару юллары һәм хәрәкәт итү формасын гына табасы калды. Һәм, әлбәттә, күбрәк яшьләр, халык кирәк. Бер тарыдан ботка пешмәгән кебек, егерме кеше белән генә Бөтендөнья форумы эшләрен бик еракка җибәреп булмый.

XS
SM
MD
LG