Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар гимназиясе мәхкәмәләшүләр юлына басты


Бәләбәй татар гимназиясе мәхкәмәләшүләр юлына басты.

Оптимизация сәбәпле уку йортында укытучылар кыскартылган, калганнарына сыйныф җитәкчелеге өчен һәм тагы кайбер башка хезмәтләр өчен түләүләр туктатылган иде. Гимназиянең 20 укытучысы шуның өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Мәхкәмәгә бирүчеләр күп булу сәбәпле, бу эшләрне өчкә бүлеп карыйлар.

Ниһаять, һәр өч төркемнең дә беренче мәхкәмә утырышлары узган. Анда җавап бирүче як - район мәгариф бүлегенең әзер җавап тотарга әзер булмавы ачыкланган. Шул сәбәпле утырышлар ай ахырына күчерелгән. Шулай ук ата-аналар төркеме дә балаларына белем бирүдәге кайбер кимчелекләр уңаеннан мәхкәмәләшергә җыена. Бу оптимизация уңаеннан мәхкәмә юлына баскан республикадагы беренче уку йорты.

XS
SM
MD
LG