Ул бер көн элек кенә ил президенты Дмитрий Медведев белән очрашкан иде. Анда төп сүз кайбер төбәк җитәкчеләрен алыштыру, төбәкләрдә кадрлар әзерләү турында барган иде. Рәсми булмаган чыганаклар Рапотаның Башкортстанга сәфәрен Сарбаев мәсъәләсендә дип ирештерде. Рәсми чыганаклар исә сәфәрнең максаты финанс кризисы шартларында республиканың социаль-икътисадый хәле белән танышу, кайбер обьектлар ачу дип хәбәр итте.
Рапота сәфәр барышында Стәрлетамакның “Сода” берләшмәсендә булды, Уфа трансформаторлар һәм керамик плитәләр җитештерү заводлары төзелеше белән танышты, Уфа тимер юл вокзалының төзекләндерелгән бер өлешен ачу тантанасында катнашты. Ул шулай ук республика Президенты белән ябык ишекләр артында сөйләшү дә уздырды. Анда ни хакта сүз баруы билгеле түгел.