Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык бушка эшләргә өйрәнә


Татарстанда гыйнвар ае белән чагыштырганда эре һәм урта ширкәтләрдә хезмәт хакы бурычлары 33 тапкырга арткан. Кайбер оешма җитәкчеләре кризиска сылтап эш хакы түләүдән баш тарта.

Хезмәт хакы бурычының иң күбе авыл хуҗалыгы өлкәсенә туры килә – 83 млн.сум, икенче урында төзелеш өлкәсе тора. Кредит бирелмәү, “Казаноргсинтез”, “Түбән Каманефтехим”, “КамАЗ” кебек өре ширкәтләрнең төзелеш оешмаларына эшләгән хезмәтләре өчен акча түли алмавы миллионланган сумлык бурычларга китерде. Шул ук вакытта кризиска каршы чаралар күрү өчен оешкан икътисади шура вәкилләре кайбер ширкәт җитәкчеләрен юктан проблема тудыруда гаепли.

Хезмәт һәм мәшгульлек министры Айрат Шәфыйгуллин сүзләренчә, кризиска сылтап, эш хакын түләүдән баш тарткан җитәкчеләр киләчәктә җавапка тартылачак. Моның өчен махсус электрон элемтә ачылган. Әлеге проблемага очраган һәрбер кеше министрлыкка яки район мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә алачак.

Чыннан да хезмәт урыны бирүчеләрнең күпләре бүген хезмәткәр белән төзегән килешүне үтәми. Элек булган акчалата бүләкләүләр инде бөтенләй туктатылган. Эшсезләр саны даими арта барганда, хезмәткәрләр дәгъва белдерергә курка. Алар инде азмы-күпме түләнеп барган акчаларга да риза. Шуңа хөкүмәт тарафыннан оешкан электрон элемтәләргә мөрәҗәгать итүчеләрнең күп булуы шикле. Халыкның сатып алу мөмкинлеге июль аеннан үсештән бөтенләй туктаган. Азык-төлеккә бәяләрнең үсүе дә күпләрнең кесәсенә суккан. Мисал өчен, ел башыннан майлар – 45%, токмачлар - 40%, сөт – 21%ка арткан.
XS
SM
MD
LG