Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Йолдызлар фабрикасы - 2008» җиңүчеләре билгеле


Роберт Ямгуров
Роберт Ямгуров

«Татар җыры – 2008» фестиваленең беренче көнендә быелгы «Йолдызлар фабрикасы» җиңүчеләре игълан ителде.

Иң югары бүләккә Башкортстанның Туймазы шәһәрендә туган Роберт Ямгуров лаек булды. Хәзерге вакытта Роберт Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының эстрада-джаз вокал белгечлеге буенча белем ала. Роберт Ямгуров белән «Барс-Медиа» ширкәте төп контракт төзиячәк. Аның нигезендә яшь җырчыга репертуар булдырылып, җырлар яздырылачак, клип төшерү һәм альбом чыгаруны ширкәт финанслаячак.

Ә менә бер клип төшерү һәм шуны «Яңа гасыр» телевидениесендә 100 тапкыр күрсәтү бәхетенә 16 яшьлек Эльвира Титова иреште. Өченче урынны яулаган Оксана Дмитриева исә альбом яздыру һәм ел дәвамында үз җырларын радиодан яңгырату мөмкинлегенә ия булды.
Эльвира Тимова

Татар җырын яратып башкаручы талантлы яшьләрне барлап, аларны зур сәхнәгә чыгару максатын күздә тоткан «Йолдызлар фабрикасы» бишенче ел рәттән оештырылды.

«Йолдызлар фабрикасы»ның сентябрьдә узган сайлап алу чарасында 600-дән артык кеше катнашты һәм аларның 12-се генә финалга чыкты. Яшьләр соңгы өч ай дәвамында пәнҗешәмбедә узган концертка әзерләнде. Алар өчен махсус хореография, вокал, сәхнәдә үз-үзеңне тоту, актерлык осталыгы дәресләре үткәрелде, һәрберсенең үз йөзе булдырылды.
Оксана Дмитриева

Концертта һәр шәкерт үзе генә һәм татар эстрадасының танылган җырчылары белән чыгыш ясап, үз осталыгын күрсәтте. Әйтик, Газинур Фарукшин һәм Оксана Дмитриева, Салават Фәтхетдинов һәм Ландыш Хуҗиәхмәтова, Хәния Фәрхи һәм Илнур Гомәров, Венера Ганиева һәм Наил Әнәсов, Айдар Галимов һәм Эльвира Титова, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Роберт Ямгуров, Зөфәр Билалов һәм Гөлназ Солтанова, Зөфәр Хәйретдинов һәм Гөлия Газизова, Резидә Шәрәфиева һәм Флорид Гыйздәтуллин, «Зө-Ләй-Лә» төркеме һәм Илсур Мостафин, Алсу Әбелханова һәм Рамил-Алинә дуэты, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Динара Тимергалиева бергәләп җырлады.
XS
SM
MD
LG