Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламенты яшәрмәкче


Мартта Татарстан Дәүләт шурасы сайлавы узачак. “Бердәм Русия”нең Татарстан бүлекчәсе депутатлыкка намзәтләрен билгеләде.

Партиянең Татарстан бүлекчәсе сәяси шура сәркатибе, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, парламентка сайлаулар шактый катлаулы – финанс кризис чорында узачак. Чөнки 1 мартка хәлләр яхшыга үзгәрер дигән өмет юк.

Фәрит Мөхәммәтшин
“Элек “Бердәм Русия” икътисад, ил, төбәк үсеше шартларында эшләде. Ягулыкка бәяләр артып казнага акча килеп торды. Шуңа фиркагә каты тәнкыйтьләр белдерү өчен сәбәпләр юк иде. Хәзер хәлләр үзгәрә һәм “Бердәм Русиянең”яңа шартларда сәясәтне алып бара алганын күрсәтергә кирәк”, диде Мөхәммәтшин.

Бәлкем шуңадыр Дәүләт шурасына намзәт депутатлар исемлеге күбрәк акча таба торган яшьрәк кешеләрдән тора. Конференция кысаларында аларны сайлау узды.

Партия исемлеге намзәтләре барлыгы 53 кеше:

Фәрит Мөхәммәтшин
Лариса Малыхина
Мәкъзүм Сәләхов
Илшат Ганиев
Роберт Миңнуллин
Александр Гусев
Фәйрүзә Мостафина
Илшат Әминов
Римма Ратникова
Валерий Меронченко
Лилия Маврина
Валерий Самилов
Валерий Васильев
Радик Ильясов
Валентина Липужина
Морат Гаделшин
Ислам Әхмәтҗанов
Мөнир Гайнулов
Геннадий Глушков
Рафил Ногманов
Татьяна Водопьянова
Исхак Садриев
Виктор Бударин
Евгений Ефимов
Альберт Фахрутдинов
Шакир Ягудин
Василий Логинов
Алексей Демидов
Равил Җиһаншин
Гөлнара Табакчи
Иван Егоров
Наил Вәлиев
Наил Хөснетдинов
Анастасия Исаева
Генар Газизов
Анна Зәхмәтова
Илшат Хәйруллин
Азат Зыятдинов
Рифат Ганибаев
Анастасия Колесова
Марат Хәйруллин
Владимир Кондратов
Людмила Кузьмина
Марат Галиев
Валерий Шейко
Рөстәм Габделхаков
Рафаил Хәкимов
Хәлил Гыйниятов
Анатолий Левада
Хәмит Шәрипов
Лотфулла Шәфыйгуллин
Иван Белов
Артем Конышев.

Бермандатлы сайлау бүлгеләренә намзәт депутатлар:

Николай Рыбушкин
Дамир Кәримуллин
Асван Галявов
Александр Леонов
Мария Горшунова
Альберт Шиһабетдинов
Владимир Грицких
Марат Садыйков
Азат Нигъмәтҗанов
Морат Каһарманов
Антон Сәйфетдинов
Илдус Минһаҗетдинов
Александр Поливин
Александр Евдокимов
Светлана Захарова
Сергей Рачков
Вячеслав Зубарев
Аида Шәрипова
Кирилл Пузырьков
Рафаил Юнысов
Рамил Хөсәинов
Владимир Бусыгин
Разил Вәлиев
Николай Пальгин
Гүзәл Еремеева
Шәфәгат Тахаутдинов
Радик Хәсәнов
Евгений Богачев
Ринат Харисов
Роберт Мусин
Андрей Симаков
Дамир Сафиуллин
Ильсур Сафиуллин
Илшат Фәрдиев
Разиф Галимов
Илгиз Салихов
Рәшит Шәйхетдинов
Ренат Ханбеков
Алмаз Шәрипов
Фуат Вәлиев
Туфан Миңнуллин
Ринат Закиров
Вәгыйз Минһаҗев
Дмитрий Самаренкин
Тәлгат Абдуллин
Рәфкать Кантюков

Мөхәммәтшин әйтүенчә, таныш түгел исемнәрнең күп булуы парламентны яңартырга теләү белән бәйле.

“Яртыдан артыграк парламентны яңартабыз. Яшьләр, хатын-кызлар күбәйде. Бермандатлы сайлау бүлгеләренә җирле үзидарә органнары, муниципаль район җитәкчеләре тәкъдиме белән күп кенә яңа кешеләр кертелде. Һәрвакыт бер депутатлар булуы мөмкин дә түгел, үзгәреш тә кирәк. Һәм яңа яшьләрне парламент эше белән таныштырып, әзерләү мөһим”, диде Мөхәммәтшин.

Аның әйтүенчә, милли тигезлек тә истә тотылган.

“Татарлар, урыслар һәм башка милләтләрне керттек. Бу безнең алып барылган сәясәт һәм намзәтләрне билгеләгәндә без моңа игътибар иттек”, дип өстәде ул.
XS
SM
MD
LG