Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бушка башмак атучының эше мәхкәмәдә карала


АКШ президенты Джордж Бушка башмагын салып аткан Гыйрак журналистына карата ачылган мәхкәмә эше 31 декабрьдә каралачак. Бу хакта тикшеренүче хаким Мүнтазыйр әл Зайди АФП хәбәр агентлыгына белдерде. Гыйрак журналисты "рәсми сәфәре вакытында чит ил башлыгына каршы һөҗүм итүдә" гаепләнә. Хокук буенча мондый гамәл кылучыларга төрмә җәзасы яный.

Әл Зайди 14 декабрьдә башмакларын салып президент Бушка атты. Әлеге вакыйгадан соң кулга алынган журналистның иреккә чыгарылуын сорап, халык урам җыеннары үткәргән иде.
XS
SM
MD
LG