Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәннәрдән гафу үтенергәме, юкмы?


Берничә дистә елдан бирле әрмәннәрнең геноцид гәебе көн тәртибенә менгән саен, төрек җәмәгатьчелеге, матбугаты һәм сәясәтчеләре арасында кире кагу реакциясе туа.

Бу атнада Төркиядә араларында атаклы академик, язучы, журналист һәм сәнгатькәрләр дә булган бер төркем зыялы, интернет аша әрмәннәрдән гафу үтенү кампаниясен башлады. Төрекчә текста: “1915-нче елда Госманлы Империясендә яшәгән әрмәннәр дучар булган зур һәлакәткә битарафлыкны воҗданым кабул итми. Бу гәделсезлекне кире кагам, үз хисабыма әрмән туганнарымның кайгыларын уртаклашам, алардан гафу үтенәм”, дип әйтелә.

Бу төрекчә текст өстәмә буларак ун телгә тәрҗемә ителгән. 18 декабрь кичке сәгать дүрткә кадәр 13315 кешенең имзасы җыелган. Тик шушы сәхифәгә кергән 13 мең кешенең исемен күрә алмау бераз сәер тоела. Бәлки техник бер сәбәптер.

Шушы кампания тискәре реакция тудырды һәм бер һөнәр берлеге интернет аша “Сез гафу үтенегез” дигән каршы кампания башлады. Аның текстында болай диелгән: “Сез әрмәнчеләр, 1915 елда мәчетләргә тутырылып яндырылган мөселман төрекләрдән, вәхшиләрчә үтерелгән Госманлы генералы Талат Пашадан, 1973-1984 елларда астыртын тозаклар белән үтерелгән тышкы эшләр чиновникларыннан, Хоҗалыда үтерелгән гөнаһсыз әзәриләрдән әрмән җинаятьчеләре исеменнән гафу үтенегез”. 17 декабрьдә ачылган бу мөрәҗәгатькә кул куючылар саны исә шулай ук кичке сәгать дүрткә хәтле 8400-гә җиткән иде.

Белмәүчеләр өчен бу гауганың сәбәпләрен аңлату кирәк булыр иде. Беренче дөнья сугышы барганда, әрмәннәрнең бер өлеше рус армиясе сафларына күчеп, төрек авылларына һөҗүмнәр оештыргач, Госманлы хөкүмәте дә әрмәннәрне Анатолиядән үз хакимияте астындагы көньяктагы гәрәпләр яшәгән җирлекләргә сөрү карары чыгарган иде.

Миллионнан артык кеше сөргенгә дучар ителде. Ләкин шушы сөрген вакытында Госманлы көчләре әрмәннәрне саклый алмаган, башлыча көрдләрдән торган партизаннар шушы әрмәннәрне талаган һәм үтергән. Нәтиҗәдә, 300-400 мең кеше вафат булды дип фаразлана. Диаспорадагы әрмәннәр дә берничә дистә елдан бирле Төркияне геноцидта гәепләп киләләр. Хәтта унлаган ил парламенты Төркияне геноцидта гәепләгән кануннар да кабул итте.

Төрек җәмәгатьчелеге һәм дәүләте геноцид гәебен кире кага. Чөнки сөрген - геноцид түгел, ягъни әрмән халкын юк итү өчен аерым бер сәясәт юк, диләр. Галимнәрнең әрмәннәрдән гафу үтенүе интернет аша таралгач һәм шуны яклау кампаниясе башлангач, пенсиядәге 50 якын илче дә протест белдерде. Чөнки 70-80нче елларда әрмән террор оешмасы АСАЛА бомбалар, яки башка кораллар белән күп санда төрек дипломатларын үтергән иде.

Бюджет дискуссияләре барган парламентта исә көрдләрнең вәкиле Шәмдин Сакык, шушы гафу үтенүне хуплавы турында әйтте. Премьер Эрдоган: “Гәебе булган - гафу үтенә, безнең мондый проблемабыз юк, мин кабул итмим, бу кампанияне дә якламыйм”, дип үз позициясен белдерде. Шулай ук оппозициядә иң зур партия Җөмһүрият Халык Партиясе (ҖХП) рәисенең урынбасары Онур Өймән: “Әрмәнстан үзе гафу үтенсен”, диде.

Әрмәннәрдән гафу үтенү кампаниясе сәяси бер бәхәскә дә юл ачты. ҖХП депутаты Җанан Арытман, президент Гүл анасы ягыннан әрмән булганы өчен бу кампаниягә реакция күрсәтмәү белән, гәепләгән белдерү ясады. Шунда ук президент аппаратыннан интернет аша каты бер җавап бирелде.

Кыскасы, берничә дистә елдан бирле әрмәннәрнең геноцид гәебе көн тәртибенә менгән саен, төрек җәмәгатьчелеге, матбугаты һәм сәясәтчеләре арасында көчле кире кагу реакциясе туа. Күпчелек бу гәепләүне кире кага, башта әрмән партизаннары төрекләрне үтергәч, алар сөрелде дигән аргумент кулланыла. Ләкин ничек кенә булмасын бер төркем зыялы бу тезисны якламый, без гәепле идек, гафу үтеник, ди. Бу соңгы кампаниянең Төркия белән Әрмәнстан арасында башланган якынлашуга файдадан бигрәк, зыян китерәчәгенә шөбһә юк.
XS
SM
MD
LG