Accessibility links

“Җомга” киноклубы ачылды


Айдар Хәлим һәм Нурания Җамалинең "Өч аяклы ат"ы кебек фильмнар милли яшьләрне кино жанрын карарга өнди.
Айдар Хәлим һәм Нурания Җамалинең "Өч аяклы ат"ы кебек фильмнар милли яшьләрне кино жанрын карарга өнди.

Аны оештыручылар, "үлеп баручы жанрга" кызыксыну "Өч аяклы ат", "Зөләйха" кебек милли фильмнар аша уянды, ди.

Казандагы “Шәрык” клубы каршында “Җомга” татар-мөселман киноклубы ачылды.Алар инде ике киноны карарга да өлгерделәр. Беренче кичтә “Зөләйхә” уен киносын сәйран иттеләр. Ә узган атнада исә Коръән турында документаль фильм карадылар. Аннары фикер алыша башладылар.
Поп-корнсыз
Киноклуб шул форматта эшен дәвам итәчәк. Ул һәр атнаны җомга көнне ясала һәм җыелучылар поп-корн яки Кока-кола шешәсен тотып утырмый, ә чәй касәсе артында утыра.
Тәрҗемә ителә алмый
Кино караучылар Коръән турында караганнан соң булган аралашуда, китапның үзгәртелмәвенә һәм турыдан-туры тәрҗемә ителә алмавына игътибар итте. Бары тик шәрехләре һәм тәфсирләре генә бар.
Австралия татары йөрәк аша уздыра
Тамашачылар арасында Австралия татар-башкорт берләшмәсеннән Казанга кунакка килгән Диләрә Вәлиева да бар иде. Вәлиева: “Бу китапны үзләренчә аңлаучылар яки аңлатучылар булгангча, алар арасыннан аерым агымнар да үсеп чыккан. Без татарлар да бу китапны тулысынча аңлап бетерә алмаска мөмкин, шуңа күрә аны без йөрәгебез аша уздырып укырга, тыңларга, өйрәнергә тиеш”, диде.
Дин һәм туган тел, мәдәният
Киноклубта утырган Тимер Фәрхетдинов һәм Рәфис Җәмдихан исә гарәп яки татар телендә правослау догалары барлыгын да әйттеләр. “Җомга” киноклубы координаторы Булат Рәкыйпов исә, ислам дине изге китапта язылганнар белән бергә, хәдисләрне дә үз эченә алуын күрә. Ул шулай ук мөселман халыклары үз милли гореф-гадәтләрен дә хөрмәт итеп яши, ди.
“Башка киноклуб юк”
“Казанда башка киноклуб юк”, ди оештыручылар. Бирегә дә кино карарга йөрүчеләр саны әлегә бер дистәдән артмый. Беренчедән, студентларның имтиханнар вакыты икән. Икенчедән, яшьләр киноны “үлеп баручы жанр” дип атады.
Тик соңгы елларда “Алтын минбәр” фестивале узу, “Өч аяклы ат”, “Зәләйхә” кебек татарҗанлы һәм татарча кинолар пәйдә булу, милли яшьләрдә кино ысулына кызыксыну уяткан. “Халык интернетта утыра хәзер. Тик күпләрнең әнә шундый матур, милли киноларны күрәсе килә. Алар өчен эшлибез”, диде Тимер Фәрхетдинов.

Зур экраннары юк
Киноны әлегә кул санагыннан (ноутбук) карыйлар. Кеше күп йөри башласа, проектор алырга хыялланалар. Әмма аны ничек алырлар, белмиләр. Алар матди ярдәмгә өметләнә. Бу нисбәттән, Диләрә Вәлиева үз исеменнән бер мең сум биргән. Ул суммага намаз укыр өчен келәм алырга килешкәннәр.
XS
SM
MD
LG