Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар җыры - 2008” фестиваленең лауреатлары билгеләнде


Татар концетлары арасында иң дәрәҗәлесенә әверелгән “Татар җыры” фестиваленә халык дөньядагы икътисад кризисына да карап тормыйча, өч көндә дә зал тутырып килде.

Казанда чираттагы “Татар жыры” фестивале узды. Елдагыча әлеге җыр фестивале “Пирамида” күңел-ачу үзәгендә үтте. Татар эстрадасы тормышының иң зур һәм мөһим чараларының берсе булган “Татар җыры” фестивале быел да бик купшы, тантаналы һәм үзенчәлекле итеп оештырылды.

Быел да фестиваль тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Билет бәяләре 600 сумнан башлап 4000-гә кадәр булса да, халык дөньядагы икътисад кризисына да карап тормыйча, өч көндә дә зал тутырып килде.

Фестивальнең беренче көнендә “Йолдызлар фабрикасы” проектының йомгаклау концерты узды. Бу көн көтелмәгән дуэтларга, яңа исемнәргә, таныш хитларга һәм өр-яңа җырларга бай булды.

Фестивальнең икенче көнендә, тамашачылар игътибарына “җанлы” музыка концерты тәкъдим ителгән иде. 9 еллык тарихы булган “Татар җыры”нда тәүге тапкыр кич буе “җанлы” музыка уен кораллары һәм “тере” вокал яңгырады. Бу концерт тамашачыларда аеруча истә калды. Чөнки артистларның “тере” тавышка җырлавын еш ишетеп булмый.
Вәсилә Фәттәхова

20 декабрь кичендә “Татар җыры-2008” гала-концертында агымдагы елда яңгыраган иң популяр татар җырлары һәм җырчыларына "Алтын барс"лар тапшырылды. Быел аларның саны 21 булды. Бүләкләү дистәдән артык юнәлештә узды. Әйтик, “Ел җырчысы”, “2008 елның иң популяр җыры”, “Иң яхшы клип”, “Халык мәхәббәте”, “Ел ачышы”, “Их яхшы автор-башкаручы” һәм башкалар.

Быел “Барс-Медиа” ширкәтенең оешуына 10 ел тулу уңаеннан яңа номинация дә булдырылган иде. Ул “10 еллыкның сүнмәс хиты” дип аталды. Бу исемгә “Туган як” җыры белән Вәсилә Фәттахова лаек булды. Вәсилә Фәттахова сүзләренә караганда, бу җыр 10 ел элек яздырылган булса да, ул бүгенге көндә татарлар арасында гына түгел, ә башка халыкларда да бик популяр.
Венера Ганиева һәм Мөнир Рахмаев

Беренче тапкыр алтын барска ия булучылар арасында Татарстанның халык артисты Венера Ганиева да бар. Ул үзенең укучысы Мөнир Рахмаев белән “Ак каен” җырын башкарып “Иң яхшы дуэт” номинациясендә җиңү яулады. “Заманында бу җырны мин үзем генә башкара идем, ләкин дуэт буларак тамашачылар бу җырны яңача кабул итте”, диде Венера Ганиева.

Фестивальдә әле узган ел гына булдырылган “Татар җыры легендасы” исеме Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзаловага бирелде. Инде 57 ел сәхнә тотуына карамастан, дулкынлану хисләрен ул да яшермәде.
Әлфия Авзалова

“Сәхнәгә чыгар алдыннан бик борчылдым. Чөнки җаваплылык хисе бик көчле. Өйдә дә бу чыгышыма кат-кат әзерләндем”, ди Әлфия Авзалова.

Быел “Иң яхшы альбом” номинациясендә Асылъяр җиңү яулады. Җырчының альбомына кергән “Күз нурым” җырын элек Зөһрә Сәхәбиева башкарган. Асылъяр бу җырның популяр булып китүенә ышанмаган.

“Зөһрә Сәхбиева башкаруында бу җырны ишеткәч, мин аны бик ошаттым. Зөһрә апага шалтыратып, җырны башкару өчен рөхсәт сорадым. “Күз нурым” ретро җыр булгач, әлләни популярлык казаныр дип уйламаган идем. Күңелемә якын булып җырланган җыр иде ул. Еллар сынавын узып та, бүгенге көндә дә актуаль җыр авторларына рәхмәтлемен”, диде Асылъяр.
Асыллъяр

XS
SM
MD
LG