Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәшмирдә җирле сайлау вакытында иминлек арттырылды


Сринагар - Һиндстан идарәсендәге Кәшмир вилаятендә җирле сайлаулар тәмамлана. Ләкин сайлауга протеcт белдергән гысьянчылар белән полиция арасында булган бәрелешләрдә бер ничә кешенең яралануы белдерелә. Рәсмиләр Һиндстан идарәсенә каршы чыккан җирле гыйсьянчыларның протест чаралары оештыруы ихтималлыгына каршы, ун меңләп хәрбинең урнаштыруын белдергән иде. Полиция идарәсе сайлау алдыннан Җамму шәһәрендә интиһар һөҗүме ясарга әзерләнгән 3 кешенең кулга алынуын белдерде. Гыйсьянчылар җирле сайлауның Һиндстанның Һималая вилаятен көчәйтү максатында гына үткәрелә дип белдереп, кәшмир халкын сайлауга бойкот белдерергә чакырган иде.
XS
SM
MD
LG