Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституция көне


24 декабрь - Башкортстан конституциясе көне.

Республиканың төп кануны кабул ителүгә 15 ел тулды. Конституция көне быел ял көне дип игълан ителмәде. Бәйрәм ителми калган ял көне май бәйрәмнәренә өстәләчәк. Бүген әлеге көн уңаеннан тантаналы утырыш булды. Анда бердәнбер чыгышны республика президенты Мортаза Рәхимов ясады.

Ул СССР заманында Башкортстан икътисадый яктан илдәге 12 союздаш республикадан алда булып та, халыкның социаль торышы буенча 70-80нче урында иде диде. Аның сүзләренчә, хәзер халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча республика илдәге беренче унлыкка керә. Мортаза Рәхимов федераль үзәккә каршы тәнкыйть сүзләре дә әйтте. Ул мәгарифтә милли компонентның бетерелүенә каршы булуын ирештерде, моны Русия конституциясенә каршы килү дип бәяләде.

Вәкаләтләрне бүлешүгә карамый федераль үзәк күп нәрсәне үзе хәл итә диде. Аеруча кадрлар мәсьәләсендә мөстәкыйльлек булмавын телгә алып, моны хокукый нигилизм дип атады.

Тантаналы җыелыш зур мәдәни чара белән тәмамланды. Анда республикада яшәүче зур милләтләрнең биюләре күрсәтелде, җырлары яңгырады.

XS
SM
MD
LG